Районда яшәүчеләр игътибарына!
Лаеш районы прокуратурасы даими нигездә гражданнарның хокукларын саклау өлкәсендә күзәтчелекне тормышка ашыра – күп квартирлы йортлар төзүдә өлешләп катнашучылар сагында тора.
Бу күзәтчелек кысаларында прокуратурада кайнар линия телефоннары эшли, гражданнар алар буенча төзелеш сроклары үтәлмәү, өлешчеләрнең акчаларын урлау очраклары һәм күп квартирлы йортларны төзүдә өлешләп катнашучылар хокуклары бозылу турында хәбәр итә алалар.
Кайнар линия телефоннары – 8(84378) 2-55-49, 2-52-18.
Хәбәрләр һәи гражданнарны кабул итү вакыты: эш көннәрендә дүшәмбедән җомганы да кертеп көн саен 8дән 17 сәгатькәчә, төшке ял 12дән 13 сәгатькә кадәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев