Һәрчак яхшы бензин
Бу сүзләр Сокурыда урнашкан "Форт Римэкс" ягулык салу станциясе эш принцибын ачык күрсәтә. Монда барысы хезмәт күрсәтү сыйфаты белән җәлеп ителгән машина йөртүче тагын килсен өчен эшләнә. Ягулык салу станциясе идарәчесе Дэллүс Нурмөхәммәтов белән эш үзенчәлекләре турында сөйләшәбез. Дэллүс Дамирович, нефть продуктлары сату базарында сезнең сәүдә маркасы кайчаннан? -Без нефть...
Бу сүзләр Сокурыда урнашкан "Форт Римэкс" ягулык салу станциясе эш принцибын ачык күрсәтә. Монда барысы хезмәт күрсәтү сыйфаты белән җәлеп ителгән машина йөртүче тагын килсен өчен эшләнә.
Ягулык салу станциясе идарәчесе Дэллүс Нурмөхәммәтов белән эш үзенчәлекләре турында сөйләшәбез.
Дэллүс Дамирович, нефть продуктлары сату базарында сезнең сәүдә маркасы кайчаннан?
-Без нефть продуктлары сату белән 20 ел шөгыльләнәбез инде. Сокурыда сигез елга якын. 5 класслы бензин, дизель ягулыгы, Евро тәкъдим итәбез. Безне Татарстаннан читтә дә беләләр. Еш кына машина йөртүчеләр үзләре ягулык салган урыннан безнең даими клиентларга әйләнгән очраклар да бар. Бу инде кулланучыларның "Форт Римэкс" тәкъдим иткән хезмәтләрдән канәгать булуын күрсәтә.
Сезнең ягулык салу станцияләрендә сатылган ягулык сыйфаты турында нинди күрсәткечләр буенча хөкем итеп була?
-Алар гомуми: югары октан сан, чиста эшкәртү, заправкада фильтрлау дәрәҗәсе югары булу. Ә "Форт Римэкс" АЗСларына ягулык югары сыйфат стандарты гарантияләгән россия нефть компанияләреннән китерелә. Төп китерүче - ПАО АНК "Башнефть".
Ягулык сыйфатына контроль ничек ясала?
-Беренчедән, шуны әйтеп китәсем килә, иминлек кагыйдәләренә зур игътибар бирелә, техника куркынычсызлыгының барлык нормалары саклана. Икенчедән, һәр бензин ташу машинасыннан ягулык пробасы алына. Аларны Казанның геология институтына илтәбез, анда алар кабул ителгән нормалар буенча өйрәнелә. Эшләү дәверендә кимчелекләр табылмады!
Сезнең АЗС гомумроссия әһәмиятендәге җанлы трассада урнашкан. Машина йөртүчеләрнең күбесе ераклардан килә. Алар машинага ягулык салудан кала тагын нинди хезмәтләрдән файдалана алалар?
-"Форт Римэкс" АЗСына килүчеләрне кибеттә көтәләр: анда юлга ашамлыклар, кофе һәм эчемлекләр тәкъдим итәләр. Монда ук запас частьлар һәм башка кирәк-яраклар сатыла. Сүз уңаеннан, килүчеләр үтенечләре буенча без товарлар ассортиментын киңәйтәбез: хәзер машина өчен майлар, фильтрлар һәм башка әйберләр алырга була. Клиентларга уңайлы булсын өчен кафе ачарга ниятлибез.
Ниндидер реклама акцияләре үткәреләме?
-Безнең марканы үз иткән даими клиентларыбыз бар. Алар "тутырып" алалар - 100-120 литр. Зур күләмдә ягулык салучыларга бүләкләр бирү каралган - җәй көне минераль су, кышлый - перчаткалар һәм туңмый торган сыеклык. Теләге булганнар дисконт карта ала алалар. Безнең ягулык салу станциясе еш кына төрле чаралар иганәчесе була. Мәсәлән, күптән түгел "Камская новь" газетасы үткәргән район фотоконкурсына иганә ярдәме күрсәттек.
Сокурыдагы "Форт Римэкс" АЗСында көнгә ничә машинага хезмәт күрсәтелә?
-Безнең ягулык салу станциясе зур түгел. Шуңа күрә күләм дә алай зур түгел - 300ләп машина. Безнең резервлар зур, станцияне киңәйтү - перспективада.
Сезнең предприятие Сокурыда урнашкан, Лаеш районында яшәүче хезмәткәрләрегез күпме?
-Безгә эшкә Лаештан, Каипыдан, Усадыдан, Державинодан, 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогыннан киләләр. Аңлашыла ки, сокурылылар да күп. Персоналның яртысы - даими кадрлар, монда берничә ел эшлиләр инде. Хәзер безгә операторлар, ягулык салучылар, хезмәт күрсәтүче персонал таләп ителә. Эшкә килүчеләрне тотрыклы хезмәт хакы, тулы соцпакет һәм яхшы эш шартлары көтә.
Лаеш машина йөртүчеләренә нинди теләкләрегез бар.
-Әгәр сез үз автомобилегезне яратасыз һәм хөрмәт итәсез икән, "Форт Римэкс" АЗСында ягулык салыгыз.
Реклама хокукында
Әңгәмәне Людмила Никифорова алып барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев