Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
җәмгыять

5 октябрь – Халыкара укытучылар көне

Рәхмәт сүзләре Хөрмәтле педагоглар һәм педагогик хезмәт ветераннары! Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре кабул итегез. Белем, рухилык, мәдәният, әхлакый кыйммәтләргә ия кешеләр буларак, сез мәгърифәтчелек юлын сайлагансыз. Нәкъ менә укытучы һәрвакыт рухи көч, эрудиция, интеллигентлык, иҗат белән яну үрнәге булды. Сез Лаеш районында мәгарифне үстерүгә, сәләтле һәм талантлы балалар әзерләүгә,...

Рәхмәт сүзләре

Хөрмәтле педагоглар һәм педагогик хезмәт ветераннары!

Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре кабул итегез.

Белем, рухилык, мәдәният, әхлакый кыйммәтләргә ия кешеләр буларак, сез мәгърифәтчелек юлын сайлагансыз. Нәкъ менә укытучы һәрвакыт рухи көч, эрудиция, интеллигентлык, иҗат белән яну үрнәге булды.

Сез Лаеш районында мәгарифне үстерүгә, сәләтле һәм талантлы балалар әзерләүгә, үсеп килүче буынга рухи-әхлакый тәрбия бирүгә зур өлеш кертәсез.

Илебез киләчәге, аның чәчәк атуы һәм көч-куәте сезнең кулларда, чөнки белем бирү дәрәҗәсе кешенең тормыштагы уңышын һәм гомумән - илнең динамик үсешен билгели. Сезнең ярдәм белән меңнәрчә балалар үзләре өчен мавыктыргыч белемнәр дөньясын ачалар, фән серләренә төшенәләр, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәсе туплыйлар, халыкара һәм бөтенроссия конкурсларында һәм олимпиадаларында җиңәләр, илнең абруйлы вузларына укырга керәләр.

Һөнәри билгеләнешкә тугрылык - ул яңа биеклекләргә ирешүнең, Лаеш районында мәгариф системасының киләчәктә уңышлы үсүенең нигезе.

Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, бәхет-шатлык һәм укучыларның ихлас яратуын телибез! Сезнең укучыларыгыз искиткеч белгечләр, яхшы күңелле һәм ышанычлы кешеләр, интеллектуаль яктан бай һәм физик яктан чыныккан булып үссеннәр. Сәламәтлек, иминлек, искиткеч бәйрәм кәефе сезгә! Һәр көнне дәвам иткән хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

"Мәгариф идарәсе" МКУ һәм профсоюз оешмалары советы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев