Ришвәтчелек: җәза котылгысыз
Лаеш районында ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклау һәм аларга юл куймау буенча эш планлы төстә алып барыла. "Лаеш муниципаль районында ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру" муниципаль программа кысаларында хокук саклау органнары, муниципаль хакимият вәкилләре катнашында комплекслы чаралар, тикшерүләр регуляр үткәрелә. Төп игътибар төрле федераль һәм республика программалары кысаларында бүленгән бюджет акчаларын...
Лаеш районында ришвәтчелек юнәлешендәге җинаятьләрне ачыклау һәм аларга юл куймау буенча эш планлы төстә алып барыла. "Лаеш муниципаль районында ришвәтчелеккә каршы сәясәтне тормышка ашыру" муниципаль программа кысаларында хокук саклау органнары, муниципаль хакимият вәкилләре катнашында комплекслы чаралар, тикшерүләр регуляр үткәрелә.
Төп игътибар төрле федераль һәм республика программалары кысаларында бүленгән бюджет акчаларын нәтиҗәле файдаланмауны ачыклауга юнәлтелә. ТР буенча ЭЭМның координацияләү карарына ярашлы төстә төрле программаларны тормышка ашыруга, шулай ук ТКХ ихтыяҗларына бүленгән бюджет акчаларын максатчан файдалану өстенлекле бурыч булып тора. Шул уңайдан аффилир фирмаларны ачыклауга юнәлтелгән комплекслы оператив-эзләү чаралары оештырылган, капиталь ремонтта катнашучы подряд һәм субподряд оешмаларны тикшерү оештырылган. Башкарылган эш күләменең һәм сыйфатның проект-смета документларына туры килүенә аеруча игътибар бирелә. Шулай ук тикшерү вакытында төзелеш эшләрендә һәм башкаларда районның вазифаи затлары туганнары катнашуы ачыклана.
Район башлыгы Михаил Афанасьев карары белән аның рәислегендә ришвәтчелеккә каршы тору буенча эшләрне координацияләү буенча комиссия төзелде. Комиссия составында Совет аппараты, район башкарма комитеты, хокук саклау органнары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы, контроль-хисап палатасы, финанс-бюджет палатасы, массакүләм матбугат чаралары, җирлекләр җирле үзидарә органнары һәм дини конфессияләр вәкилләре бар. Комиссия утырышлары квартал саен үтә. 2017 елның беренче яртысында Лаеш районында 258 хокукый-норматив акт эшләнгән һәм кабул ителгән. Комиссиянең бар эшчәнлеге ачык һәм үтә күренмәле. Ришвәтчелеккә каршы хокукый актлар экспертизасы нәтиҗәләре һәм аларның проектлары район сайтына урнаштырылган.
Ришвәтчелек торышы турында фикерне өйрәнү максатыннан халыкның бар категориясе арасында сораштырулар даими үткәрелә. Мәгариф, сәламәтлек саклау һәм башка өлкәләрдә ришвәтчелек күренешләре турында гражданнар мөрәҗәгатьләренә мониторинг алып барыла. Район сайтында интернет-кабул итү булдырылды. Район Советы каршында кайнар линия эшли, аның буенча кешеләр ришвәтчелек очраклары турында хәбәр итә алалар. Лаеш районында гражданнар мөрәҗәгатьләренә даими анализ ясала. Һәр очрак буенча җентекле тикшерү алып барыла.
Транспортта социаль реклама, белем бирү учреждениеләрендәге чаралар халыкта бу социаль афәткә тискәре фикер формалаштыра.
Узган ярты елда район территориясендә ришвәтчелекнең зур булмаган очраклары теркәлгән. Барысы буенча хокук саклау органнары катнашында тиешле карарлар чыгарылган.
Күрүебезчә, ришвәтчелеккә каршы тору буенча Лаеш муниципаль районында күрелгән чараларның нәтиҗәсе тиешле тәртиптә. Мондый фактларны ачып кына, гаеплеләрнең биләгән урыннарына карамастан, ришвәтчелекле җинаятьләр өчен җәзаның котылгысыз булуы турында сөйләргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев