Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Рождествено авыл җирлегендә 2021 елдагы эшләргә йомгак ясадылар

​​​​​​​Рождествено авыл җирлегендә агымдагы елга бурычлар куела.

Рождествено авыл җирлеге башлыгы Сергей Гуцу Лаеш районы башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиковка һәм район башлыгы урынбасары Татьяна Борһановага аграрийлар казанышларын һәм продуктларын тәкъдим итте. Җирлектәге Рождествено, Сиңгел, Тангачи һәм Дятлово авылларында 1315 кеше теркәлгән. Яшәү өчен уңайлы шартлар һәм тулы кыйммәтле хезмәтләр алу өчен монда урта гомумбелем мәктәбе, “Капелька” балалар бакчасы, авыл мәдәният йорты һәм китапханә, ике ФАП, аптека һәм табиблык амбулаториясе, “Россия почта”сы элемтә бүлеге эшли. Җирлек территориясендә мәчет һәм чиркәү бар.

Аграр тармакта “Андреева М.М.” КФХ ( Сиңгел, 131 баш мөгезле эре терлек), “Сарапкин О. Н.” КФХ (Тангачи, 365 баш мөгезле эре терлек), “Идрисов” КФХ һәм “Казаров” КФХ  ( романов һәм татар токымлы 210 сарык һәм 100 баш бәрән) эшли. “Уңыш” ЧҖҖ (Сиңгел) 310 гектарлы мәйданда төргәкле газон җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятие үз акчаларына авыл зиратына бару юлына вак таш җәйгән. Сиңгел авылында яшәүче Илсур Миңнуллинның гаилә фермасында 45 баш мөгезле эре терлек исәпләнә.

Узган елда сәламәтлек саклау объектларын ремонтлау программасы буенча амбулатория бинасына капиталь ремонт ясалган. Түбә, идәннәр, стеналар, түшәмнәр, тәрәзәләр алыштырылган. Вентиляция системасы һәм  янгынга каршы система урнаштырылган. Җылыту системасы тулысынча алыштырылган. Казан җиһазлары яңартылган. Мебель, стеллажлар, медицина җиһазлары алыштырылган.

Иганәчеләр акчаларына мәктәпнең физика һәм рус теле кабинетларына капиталь ремонт ясалган, су чистарту фильтры куелган. Шахмат зонасы өчен кирәкле инвентарь алынган.

Җирлектә 52 урам яктырткычы алыштырылган һәм ремонтланган. Дятловода “Безнең ишегалды” президент программасы тормышка ашырылган, аның барышында йорт яны территорияләре асфальтланган, машина кую урыннары төзекләндерелгән, тротуарлар салынган, урам яктырту баганалары утыртылган, балалар мәйданчыклары төзелгән. Көнкүреш калдыклары җыю өчен яңа мәйданчык җиһазланган.

Үзара салым акчалары ( республика бүлгән акчалар белән) урам-юл челтәрен ремонтлауга юнәлтелгән: Рождественода -  Калинин урамының бер өлешенә, Тангачида – Совет урамы, Дятловода – Мәктәп һәм Казан урамнарына вак таш җәелгән. Сиңгелдәге “Туган авылым” паркына урам яктырту баганалары утыртылган.

Җирлектә яшәүчеләрне гражданнар җыены барышында мәктәп компьютерларын ремонтлау, “Умырзая” поселогына интернет үткәрү, “Казан-Сиңгел” маршруты буенча шәһәрара автобусның өстәмә иртәнге һәм кичке рейсларын оештыру һәм юлларны кардан чистарту мәсьәләләре кызыксындыра.

Җирлекне үстерүдәге уңышлары һәм аңа керткән хезмәтләре өчен иң актив кешеләрне бүләкләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы Кама ягы Рождествено авыл җирлегендә 2021 елдагы эшләргә йомгак ясадылар