Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

“Сетевая компания” ААҖ те язгы ташкынга хәзерләнә

"Сетевая компания" ААҖ те кар сулары ага башлауга һәм елгалар боздан арынуга хәзерлек киртәләрендә күп кенә чараларны тормышка ашыра. Алар Татарстан Республикасы электр челтәре комплексына караган җиһазлар, биналар һәм корылмаларның ышанычлы, авариясез эшләвен тәэмин итәргә тиеш. Су басу куркынычы булган төбәкләрдә яшәүче республика халкы кар күп эри һәм елгалар боздан...

"Сетевая компания" ААҖ те кар сулары ага башлауга һәм елгалар боздан арынуга хәзерлек киртәләрендә күп кенә чараларны тормышка ашыра. Алар Татарстан Республикасы электр челтәре комплексына караган җиһазлар, биналар һәм корылмаларның ышанычлы, авариясез эшләвен тәэмин итәргә тиеш.

Су басу куркынычы булган төбәкләрдә яшәүче республика халкы кар күп эри һәм елгалар боздан арына башлауга электр линияләре һәм трансформатор станцияләре янында аеруча сак булырга тиеш. Электриклар алар янына 10 метрдан да якын килергә кушмый. Әгәр сезнең йортыгыз су басу зонасына эләксә, йортыгызны су баса башланганчы ук электрны сүндерү яхшы. Торакны ташлап китәргә җыенган очракта өйдәге электр энергиясе белән тоташкан җайланмаларны (автоматлар, пробкаларны борып алу һ.б.) "өзәргә", газны, суны, җылыту корылмаларын сүндерергә, ябарга кирәк. Шул эшләрне хуҗалык корылмаларында башкырырга. Шуны да истән чыгармаска: электр приборларына юеш кул белән тотынырга ярамый, чөнки су бик яхшы үткәргеч. Хуҗалыктан су киткәннән соң электр приборлары кипкәч кенә розеткалардан файдаланырга ярый.

Әгәр өзелгән электр чыбыгын, су юып ЛЭП баганалырының авышып утырганын, подстанциянең су астында калуын күрсәгез, район электр челтәренең райондагы оешмасына бушлай телефон белән шалтыратыгыз ("кайнар линия" буенча) - 8-800-2000-878, яки җирле хакимият органнарына хәбәр итегез. Экстремаль шартларга эләксәгез, ярдәм сорап Бердәм коткару хезмәтенә (01, 112 - мобиль телефоннан), полициягә (02), ашыгыч ярдәм хезмәтенә (03) шалтыратыгыз. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының бәла-каза медицинасы Республика үзәгенең дежурныена хәбәр итәргә кирәк (843)293-49-95.

Бәйләнешкә керү өчен телефон номерлары РЭС нең баганаларына, трансформатор станцияләре ишекләренә ябыштырылган. Ватык, зыян күргән энергия корылмаларына якын килү катгый тыела.

Мондый чаралар электр тогы сугу нәтиҗәсендә бәхетсезлеккә юлыгудан саклар һәм республика халкының куркынычсызлыгын тәэмин итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район