Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Сәнгатьнең чикләнмәгән мөмкинлекләре

Лаешта "Две звезды" фестивале сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән артистларны җыйды. Шәһәрдә яшәүчеләр каты авыруларына карамастан иҗатта үз сәләтләрен ача алганнарга теләктәшлек белдерү өчен район мәдәният йортына килделәр. Концертны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Лаеш районы оешмасы рәисе Вячеслав Гусев ачты. -Кешеләр йөрәгенә игелек орлыклары салынуын телим, - диде Вячеслав Павлович. - Һәм алардан...

Лаешта "Две звезды" фестивале сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән артистларны җыйды.

Шәһәрдә яшәүчеләр каты авыруларына карамастан иҗатта үз сәләтләрен ача алганнарга теләктәшлек белдерү өчен район мәдәният йортына килделәр. Концертны Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Лаеш районы оешмасы рәисе Вячеслав Гусев ачты.

-Кешеләр йөрәгенә игелек орлыклары салынуын телим, - диде Вячеслав Павлович. - Һәм алардан тирә-яктагыларны ярату һәм кайгырту теләге үсеп чыгуны.

Фестиваль Лаеш ягының талантларга бай булуын чираттагы мәртәбә раслады. Ренат Сәләхов һәм Надежда Шастина дәртле аргентина биюе белән чыгыш ясады. Интернат мәктәптән "Радуга" кашыкчылар ансамбле халык җырларын башкарды. Конкурска Марий-Эл Республикасыннан кунаклар килде. Эдуард Платонов белән Мария Ерилова мәзәкләр сөйләгәндә һәм такмаклар җырлаганда бар зал рәхәтләнеп көлде.

Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Битараф тамашачылар булмады. "Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән" дип атау кабул ителгән кешеләр сәхнәдә үзгәрәләр, энергияләре һәм тормышны сөюләре белән тамашачыларның йөрәген әсир итәләр.

Фестивальдә чыгыш ясаучы артистлар аның лауреатлары булды. Бәйрәмне оештыручы Зөһрә Лезина һәм анда катнашучылар концертны үткәрүгә матди ярдәм күрсәткән Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьевка рәхмәт белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев