Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов Россия Президенты белән очрашты
Лаешта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәскәүдә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Лаешта яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Мәскәүдә Ватан Геройлары көнен бәйрәм итүдә катнашты.
Борис Кириллович хатыны Әлфия Солтановна (хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Энҗе Нигъмәтҗанова (рәсемдә) белән Россия башкаласына Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү уңаеннан чакырылды.
-Владимир Путин белән очрашуга Татарстаннан мин бер үзем барам, - дип басым ясады Советлар Союзы Герое. – Бу минем өчен һәм Республика өчен зур хөрмәт.
Ветеранны Казанның кадетлар интернат мәктәбе укучылары, яшьармиячеләр һәм “Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе” әгъзалары озатты. Озатуда ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да катнашты.
Мәскәү Кремленең Екатерина залында батырлык һәм тугрылык үрнәге булган 250 кеше җыелды. Чакырылучылар арасында Советлар Союзы һәм Россия Федерациясе Геройлары, Дан орденының тулы кавалерлары һәм Изге Георгий ордены кавалерлары бар иде.
-Геройлык, иптәшләрең өчен үз-үзеңне аямау – бу сыйфатлар безнең милли характерда, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Владимир Путин. – Россия дәүләте җирләрен нәкъ менә шундый халык үзләштергән, дошманнар һөҗүмен кире каккан, башкаларга азатлык биргән. Солдатлар үзләрен аямыйча утка ташланганда, коткаручылар балаларны коткарганда, космонавтлар һәм моряклар яңа маршрутлар салганда үз каһарманлыклары турында, чын батырлык эшләүләре турында уйламыйлар. Алар үз бурычларын гына үтиләр.
“Казан-1” тимер юл вокзалында хатыны белән Советлар Союзы Героен Лаеш районы делегациясе, яшьармиячеләр һәм кадетлар каршылады. Борис Кузнецов сүзләре буенча, үзен каршылаучы яшьармиячеләрне һәм кадетларны күргәч ул бу үсмерләр һәм кызлар данлы россия гаскәрләренең лаеклы дәвамчылары буласына ышана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев