Сугыш безнең балачакны урлады
Татар Янтыгында яшәүче Гандәлиф Хәйруллина истәлекләреннән
Мин Лаеш районының Татар Янтыгы авылында 1939 елның 15 декабрендә туганмын. Сугыш башланганда миңа яшь ярым була. Гаиләдә ике бала була: мин һәм абыем Нәкыйп. 1941 елның маенда әтием Мөхәммәтфатыйх Шәмсетдин улын өйрәнүләргә алалар. Әни ике мәртәбә Казанга әти белән очрашуга бара. Соңгы очрашуында ул аңа тиздән сугыш булачагын әйтә. Әтине Суслонгерга (Марий Эл) озаталар. Алар башка очрашмыйлар. Сугыш вакытында барысы күп эшлиләр, әни дә гел эштә булды. Хатын-кызлар печән чабалар ,ашлык уралар, көлтә бәйлиләр, урманда утын кисәләр, окоп казыйлар. Кичләрен фронтка шарфлар, бияләй, оекбашлар бәйлиләр. Ә әни заказга кызыл балчыктан кирпечләр суга, ә балчыкны өй янындагы зур чокырдан ала.
1943 елның 20 августында әтинең һәлак булуы турында хәбәр килә. Әнине аңын югалткан килеш арбага салып өйгә алып кайттылар, аңа инфаркт булган. Шуннан бирле аның йөрәге авырта торган булып калды.
Җиңү көне – иң якты, кояшлы, җылы көн. Әни эштән кайтты һәм: “Сугыш беткән. Җиңү” диде. Авылга солдатлар кайта башлады. Күбесе инвалидлар. Әмма алар бер кайчан зарланмадылар, бар кеше белән бер рәттән колхозда эшләделәр. Үлем кәгазе килүгә дә карамастан, без дә әтине көттек, ул кайтыр дип өметләндек.
1947 елда мин беренче сыйныфка бардым. Ә язарга кәгазь юк. Без иске газетларга, журналларга, дәфтәрләргә яздык. Әнинең грамотасы юк иде. Әмма без ярдәм сорагач, һәрчак булышты. Ул чакта бик күпләр мәктәпне ташласа да, миңа рөхсәт бирмәгән әниемә рәхмәтлемен. Безнең бар сыйныфка бер иске китап бар иде. Тәнәфес вакытында без аны күчереп яздык. Мин әле дә күп теоремаларны яттан беләм.
Дәресләрдән соң 7 ноябрь, 1 Май, Җиңү көне, яңа елны каршылауга багышланган бәйрәмнәр, чаралар үткәрелсә дә, безгә гел эшләргә, әти-әниләргә булышырга туры килде. Сугыш безнең балачакны урлады.
Фото: https://magadanpravda.ru/lenta-novostej/blogi/blokadnitsa-zhanna-kramarenko-o-svoem-voennom-detstve-i-zhizni-na-kolyme
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев