Кама ягы

Лаеш шәһәре

Рус Тат
җәмгыять

Талантлар һәм аңа баш иючеләр Кечкенә клубта зур концерт

Татар Сараланында яшәүчеләр Казан артистлары килүне түземсезләнеп көттеләр - аларда күптән атаклы кешеләр чыгыш ясамаган. Татьяна Александрова Шуңа күрә Казан Дәүләт филармониясе музыкантлары һәм артистлары килү турындагы хәбәрне шатланып каршыладылар. Шыгрым тулы зал һәр номерны көчле алкышлар белән сәламләде. ТРның атказанган артисты Рамил Миңнегалиев концертны бик эмоциональ төстә алып барды....

Татар Сараланында яшәүчеләр Казан артистлары килүне түземсезләнеп көттеләр - аларда күптән атаклы кешеләр чыгыш ясамаган.
Татьяна Александрова
Шуңа күрә Казан Дәүләт филармониясе музыкантлары һәм артистлары килү турындагы хәбәрне шатланып каршыладылар.
Шыгрым тулы зал һәр номерны көчле алкышлар белән сәламләде. ТРның атказанган артисты Рамил Миңнегалиев концертны бик эмоциональ төстә алып барды. Ә баянчы Марсель Вахитовны тыңлаганда тамашачылар утырып тора алмыйча бии үк башладылар.
-Без кунакларыбызга бик рәхмәтле, - дип тәэсирләре белән уртаклаша китапханәче Наилә Җиһаншина. - Һәрбер чыгыш - чын бүләк. Филармония артистларына киләчәктә уңышлар телибез, озак еллар дәвамында тамашачылар күңелен күтәрсеннәр. Концерт Татар Сараланы авыл җирлеге башлыгы Илшат Мөбарәкшин ярдәмендә куелды. Ул иганәче булды һәм безгә шундый искиткеч кич бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев