Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Татарстан Росреестры искәртә

Эшләрнең бәхәсле булуы турында мәгълүматлар ЕГРНга кертелә

Әгәр ир яки хатын күчемсез милек белән икенчесенең нотариуста расланган таныклыгыннан башка эш итсә, мондый эш судта карала һәм дөрес түгел дип табыла.

 Иң элек сүз никахта чакта алынган һәм ир белән хатынның уртак милке дип саналган милек турында бара.

Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең сату-алуны һәм физик затларның хокуклары күчүне дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Галина Гончарова аңлатканча, законда күздә тотылган кайбер эшләрне башкару өчен законда билгеләнгән затлар, хакимият органнары яки юридик затлар органнарының ризалыгы кирәк. Мәсәлән, граждан никахта торганда алынган һәм ир белән хатынның уртак милке дип саналган күчемсез милек белән эш башкару, шулай ук эшкә ризалык нотариус тарафыннан расланганда яки әгәр эш дәүләт теркәвен үтәргә тиеш булганда, Россия Федерациясе Гаилә кодексында ир яки хатынның нотариуста расланган таныклыгы зарурлыгы күрсәтелгән. Ир яки хатынның ризалыгыннан тыш башкарылган эшне ир яки хатын ел дәвамында бәхәсле дип таба һәм суд тәртибендә дөрес түгел дип таный ала. Мондый эш бәхәсле булып тора.

Сүз уңаеннан, бәхәсле эш суд тарафыннан дөрес дип тә таныла ала, ди Галина Гончарова. Ир яки хатынның уртак милек белән эш итү очрагын ул икенчесенең ризалыгы белән башкара дип тә карарга була. Чынында бу шулаймы, әллә юкмы – билгеләү мөмкин түгел. Шуңа күрә нотариуста расланган таныклык булмаганда Күчемсез милекнең бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) эшнең бәхәсле булуы турында мәгълүмат кертелә.

Шул ук вакытта, күрсәтелгән мәгълүматлар төп характеристикалар турында һәм күчемсез милек объектына теркәлгән хокуклар турында хәбәр иткәндә мәрәҗәгать итүчегә белдерелергә тиеш, алай булмаганда күчемсез милекне бүлү яки аның белән башка эшләр башкару сатучыларга да , сатып алучыларга да кыенлыклар килеп чыгарга мөмкин: аларның хокуклары алга таба судта бәхәсләнмәсме. Шулай итеп, ЕГРНнан өземтә алган сатып алучы үзе дә мәгълүматлы булыр һәм ул объектны тиешле ризалыктан башка алу-алмауны хәл итәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан ЕГРН