Татарстанда 2024 елда 15 меңнән артык гаилә ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшырткан
2024 елда Татарстанда 15 900 гаилә ана капиталы акчаларын торак шартларын яхшыртуга юнәлдергән.

Ана капиталын кредит акчаларын җәлеп итмичә торакны турыдан — туры сатып алуга 2,4 мең гаилә файдаланган, ә 13,5 меңе-кредитлар һәм займнар кулланып.
Бу максатларга СФРның Татарстан Республикасы буенча бүлеге 10,3 млрд. сум күчергән.
«Төп бурычны яки ипотека буенча беренчел кертемне каплаган очракта сертификат акчаларын бала тугач ук тотарга мөмкин, бала туу белән бәйле рәвештә ана капиталына хокук барлыкка килгән. Ана капиталы акчаларын, кредит акчаларын җәлеп итмичә генә, торак шартларын яхшырту өчен, тууы белән бәйле рәвештә ана капиталына хокук барлыкка килгән балага 3 яшь тулгач кулланырга мөмкин», — дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.
Торак шартларын яхшыртуга ана капиталы акчалары белән эш итү турында гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында бирергә мөмкин, ә кредит акчалары җәлеп ителгән очракта — шунда ук кредит рәсмиләштерелә торган банкта. Димәк, гаиләгә бары тик Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән банкка гына мөрәҗәгать итү җитә. Банклар исемлеге белән Россия Социаль фонды сайтындагы төбәк битендә танышырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев