Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Татьяна Борһанова: “Җирле үзидарә – бу 24 сәгать 7 көн эшләү

Җирле үзидарә көне уңаеннан район мәдәният йортында җирле хакимият органнары, җирле үзидарәгә кагылышы булган оешмалар һәм җәмәгать оешмалары хезмәткәрләрен зурладылар.

Җирле администрацияләр һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре көн саен безнең тормыш дәрәҗәсен саклыйлар, уңайлыклар һәм яшәешне күзәтәләр, коммуналь, медицина, мәгариф хезмәтләре белән тәэмин итәләр.

Район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова һәм райбашкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Новиков коллегаларын бәйрәм белән котларга килделәр. Үз чыгышында Татьяна Петровна безнең районда урыннарда җитәкчеләрнең тату командасы –  яшәүчеләр иминлеге өчен 7 көн буена тәүлекнең 24 сәгатен эшләргә әзер фикердәшләр командасы эшләвен билгеләп үтте. Ул коллегаларына һөнәри яктан үсеш, матур, имин тормыш һәм туганнары һәм якыннары ярдәмен тоеп эшләүләрен теләде.

Анатолий Александрович җирле үзидарәнең кешеләргә иң якын нокта булуын әйтеп китте. Аның сүзләре буенча, Лаеш районы командасы дөрес юнәлештә хәрәкәтләнә – һәрчак кешеләргә ярдәм итәргә омтылу, аларга үз күңелеңне бирергә теләү.

Җитәкчеләр район җирле үзидарә вәкилләренең иң яхшыларын район башлыгы  Рәхмәтләре һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләделәр. Рәсми өлеш шуның белән тәмамланды.

Ә программаның калган бар өлеше бик тә үзенчәлекле булды, ул бер нәрсәгә дә ошамаган иде. Кичәне район Советы аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов һәм Лаеш районы матбугат үзәге секретаре Айгөл Әмирова алып барды.

Ә хәзер тарихи вакыйга турында. Авыл җирлекләре башлыклары хоры беренче тапкыр “Команда молодости нашей” җырын башкарды. Безнең авылларда нинди талантлы җитәкчеләр эшли икән бит! Алар дус-тату эшләү белән бергә ут чыгарып яшиләр дә икән.

-Без ничек җырладык? – дип сорады тәнәфестә Державино авыл җирлеге башлыгы Исламия Камалиева. Бик яхшы җырладыгыз, Исламия Исмәгыйловна. Моны кабатлау кирәк.

Кайбер җитәкчеләр шәхси номерлар күрсәттеләр. Мәсәлән, Никольский авыл җирлеге башлыгы Эрнест Алиев авылдашлары белән матур милли киемнәр киеп татар җыры башкарды. Эрнест Хәбибулловичның командасы искиткеч матур. Ә Лаеш районы мәдәният бүлеге начальнигы Алмаз Якупов тамашачыларны үзенең вокал таланты белән шаккатырды, ул үзенең туган телендә җырны үзәкләргә үтә торган итеп башкарды. Зал алкышларга күмелде.

Зөһрә Лезина җитәкчелегендәге А.Денежкин исемендәге Балалар шәфкатьлелек ордены җитәкчесенең юмористик номерын да әйтми булмый. Ул татар әбисе ролен ышандырырлык итеп юмор белән уйнады ки, хәтта Станиславский да: “Ышанам!” дияр иде. Зөһрә Сәлимовна чыгышыннан тамашачылар рәхәтләнеп көлделәр. Бер сүз белән әйткәндә – талант.

Кичәнең концерт программасы яңа уйланмаларга, кызыклы фишкаларга төзелгән иде. Без таныш җитәкчеләребезне бөтенләй яңа образларда күрдек. Алар үзләрен тамашачылар алдында без белмәгән яктан ачтылар. Бу кичәдәге яңалыклар, оригиналь жанрлар – халык театры режиссеры Светлана Арсютова иҗади җимеше.

Тамашачылар да, Лаеш район җирле үзидарә хезмәткәрләре дә рәхәтләнеп күңел ачтылар. Бу кичтә алар мәдәният йортыннан күңелләре булып, елмаеп һәм киләчәктә дә районыбыз халкы иминлеге өчен тырышып эшләү теләге белән таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев