Түбәтәйле үрдәк һәм бал өчен медаль
Лаеш районы республика авыл хуҗалыгы продукталарының өчтән берен бирүче районнар унлыгына керә. Соңгы елларда районның агросәнәгать комплексында яхшы якка үзгәрешләр бара. Кулланучыларга үзенчәлекле һәм сыйфатлы продуктлар тәкъдим итәргә сәләтле 30 гаилә һәм крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Мәсәлән, "Рамаев" КФХ җитештергән "Түбәтәйле үрдәк" Татарстан брендына әйләнде. Кече Елгадагы Гафур Зариповның фермер хуҗалыгы...
Лаеш районы республика авыл хуҗалыгы продукталарының өчтән берен бирүче районнар унлыгына керә.
Соңгы елларда районның агросәнәгать комплексында яхшы якка үзгәрешләр бара. Кулланучыларга үзенчәлекле һәм сыйфатлы продуктлар тәкъдим итәргә сәләтле 30 гаилә һәм крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Мәсәлән, "Рамаев" КФХ җитештергән "Түбәтәйле үрдәк" Татарстан брендына әйләнде. Кече Елгадагы Гафур Зариповның фермер хуҗалыгы "Агро Русь" күргәзмәсендә "Умартачылык буенча иң яхшы гаилә фермасы" номинациясендә алтын медальгә лаек булды.
Район икътисадының актив үсүе эшкә урнашу проблемасын хәл итте диярлек. Лаеш районы Татарстанда хезмәт базарында киеренкелек дәрәҗәсе буенча түбән урыннарның берсендә - икътисади актив халыкның 0,21%ы.
Лаеш районы Россия икътисады өчен кризислы чорда да халык хуҗалыгының күп тармакларында үсеш ноктасы булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев