Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Техникумда – яңа үзгәрешләр җиле

Тиздән сентябрь. Лаеш техник-икътисад техникумы үзгәрде. Бик зур эш эшләнде, алар турында "Кама ягы" газетасы укучылары белән дә бүлешәсе килә. Техникум һәм студентлар йорты биналары җылытылды һәм тышланды. Төп керү урыны да үзгәрде. Төзекләндерү буенча яңа, кызыклы карарлар кабул ителде. Туфрак китерелде, куаклар, агачлар, чәчәкләр утырту планлаштырылды. Коллектив барлык билгеләнгән...

Тиздән сентябрь. Лаеш техник-икътисад техникумы үзгәрде. Бик зур эш эшләнде, алар турында "Кама ягы" газетасы укучылары белән дә бүлешәсе килә.

Техникум һәм студентлар йорты биналары җылытылды һәм тышланды. Төп керү урыны да үзгәрде. Төзекләндерү буенча яңа, кызыклы карарлар кабул ителде. Туфрак китерелде, куаклар, агачлар, чәчәкләр утырту планлаштырылды. Коллектив барлык билгеләнгән планнар буенча эшләде. Көннәр үтте. Һәм күз алдына баскан киңлек үзенең яңалыгы белән шаккатырды. Белем йортына якты киң баскыч илтә. Баскычлар шактый киң, аларда язылган бөек кешеләрнең: сәясәтчеләр, язучылар, галимнәрнең фикерләрен укып өлгерергә мөмкин.

Баскыч янына роза куаклары утыртылган. Яшь урал наратлары да бик матур күренә. Һәлак булган сугышчыларга һәйкәл кырыс һәм тантаналы. Аның нигезенә чәчәкләр бер генә салынмас әле.

Вакыт бара. Безнең техникумда күп кенә студентлар укыды һәм тәмамлап эстафетаны яңа укучыларга тапшырды.

Уку йорты урнашкан калкулыктан Кама елгасының төпсез күк белән көндәшлек итүче иксез-чиксез киңлекләре күренә. Әмма студентларны матурлык кына гаҗәпләндермәс. Алар яңа спорт шәһәрчегенә дә сокланырлар. Спорт мәйданчыклары мини-футбол, баскетбол уйнау өчен җиһазландырылган, төрле тренажерлар урнаштырылган. Ә иң мөһиме, стадион яңартылган. Заманча капламлы искиткеч футбол кырын йөгерү юлы әйләндереп алган. Тулы кыйммәтле спорт дәресләре өчен барысы да булдырылган. Техникум яңа уку елына әзер. Белем юлы студентларны көтә. Ә спорт шәһәрчеге - барлык теләүчеләрне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район образование