Теләкләр чыршысы: Илдус Зарипов Песошин исеменнән талантлы кызга бүләк тапшырды
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия акциясе кысаларында Лаеш районы башлыгы Илдус Зарипов ТР премьер-министры Алексей Песошин исеменнән үзенчәлекле бала тәрбияләүче гаиләгә бүләк тапшырды.
Фәрит һәм Диләрә Гайнетдиновлар гаиләсендә ике бала үсә — кызлары Гүзәл һәм уллары Сәлим. ДЦП диагнозы куелуга карамастан, ундүрт яшьлек Гүзәл оптимист.
Бу елмаючан кыз йөри дә, сөйләшә дә алмый. Ләкин ул хикәяләр яза, шуларның берсе әсәрләр җыентыгына кергән.
Китапны Гүзәлнең тирән фәлсәфи мәгънәгә ия «Яңа ел бүләге» хикәясе ача.
Бу басманың презентациясе Мәскәүдә узды.
— Алексей Валерьевич исеменнән сезгә бу бүләкне тапшыруыма мин бик шат. «Теләкләр чыршысы» акциясе вакытында ул сезнең открыткагызны тартып чыгарды, һәм бу язмыш кебек булды. Шулай килеп чыгуы бик шәп һәм без шундый искиткеч гаилә белән таныштык. Гүзәл — могҗиза ул, уникаль бала, — дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Илдус Зарипов.
Гүзәл Гайнетдинова тарихы — какшамас рух һәм чиксез талант үрнәге.
«Теләкләр чыршысы» акциясе — игелек һәм кешелеклелекнең гәүдәләнеше ул. Ул дөньяны мохтаҗлар өчен бераз яктырак итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев