Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
җәмгыять

Террорчылык акты кылу куркыныч булганда нишләргә

Шикле предметларга аеруча игътибарлы булыгыз. Алар турында эчке эшләр органнарына хәбәр итегез.

Нәрсәләргә игътибар итү зарур:

-хуҗасыз әйберләргә, аеруча аларның монда булуы шик тудырганда;

-сузылган тимер чыбыкларга, шнурларга, машина астыннан чыккан үткәргечләргә, тукландыру чыганакларына яки изоленталарга;

-биналар янында шактый вакыт буш торган машиналарга;

-шикле предметлардан килгән тавышларга  (сәгатьле механизмга хас аваз).

Шартлый торган җайланмалар өчен камуфляж сыйфатында гадәти предметлар файдаланырга мөмкин: сумкалар, пакетлар, төргәкләр, тартмалар, уенчыклар һәм башкалар).

Катгый тыела: шикле әйбер янында тору, тотып карау, ачу һәм аны күчерү, аны ниндидер материаллар белән каплау, өзү яки предметлардан чыгып торган чыбыклар һәм үткәргечләрне тарту.

Нинди чаралар күрү кирәк: кәрәзле телефонны сүндерегез, табылдыкны кайчан табуыгызны исегездә калдырыгыз, кешеләрне шикле табылдык яныннан читкә озатыгыз, мөмкинлеккә карап шикле әйберне һәм куркыныч зонаны саклауны оештырыгыз һәм махсус хезмәтләр хезмәткәрләре килгәнне көтегез. Исегездә тотыгыз, сез мөһим шаһит булып торасыз.

Әгәр сез теракт әзерләнүе турында яки террорчылык юнәлешендәге җинаять турында белсәгез, кичекмәстән бу хакта шушы телефоннар аша хәбәр итегез: УФСБ РФ ТР – 8(843)231-45-55, Лаеш районы эчке эшләр бүлеге – 8(84378) 2-55-41  яки коткару хезмәтенә -112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы