Укучылар батырлык дәресләрендә яшьтәшләренең Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән геройлыкларына соклана
Батырлык дәресләрендә мәктәп укучылары яшьтәшләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән геройлыкларына соклана. "Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз". Шушы өндәү белән узган чарага Лаеш Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре кушылды. Свердловск өлкәсеннән Поклевских-Козелл исемендәге Талица Үзәк район китапханәсе бу акцияне башлап җибәргән иде. Лаеш урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары "Партизан...
Батырлык дәресләрендә мәктәп укучылары яшьтәшләренең Бөек Ватан сугышында күрсәткән геройлыкларына соклана.
"Көчле рухлылар: разведчиклар һәм партизаннар турында китаплар укыйбыз". Шушы өндәү белән узган чарага Лаеш Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре кушылды. Свердловск өлкәсеннән Поклевских-Козелл исемендәге Талица Үзәк район китапханәсе бу акцияне башлап җибәргән иде.
Лаеш урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары "Партизан учагы янында" дип аталган батырлык дәресендә катнашты. Анда балаларга 1941-1945 еллардагы партизан хәрәкәте һ.б. турында күп мисаллар китереп сөйләделәр. Алар тын да алмыйча герой пионерлар Валя Котик, Марат Казей, Зина Портнова, Леня Голиковның үлемсез батырлыклары турында тыңладылар. Ә Лера Мехеенко турындагы хатирә аеруча дулкынландыргыч булды.
"Сугыш авазы һәм йөрәк хәтере" дигән күргәзмә кичәдә катнашучы яшь буында зур кызыксыну уятты.
Елена Маракина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев