Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Укучылар туган телдәге шигырьләр белән таныша

Державин авылы китапханәсе мәктәп белән бергәләп "Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьләрдә" дигән темага әдәби-поэтик кичә уздырды. Анда бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары катнашты. Кичә Татарстан Республикасы халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80-еллыгына багышланды. Бу чарага багышлап "Җилләрдә сыналган җилкән" исемле китап күргәзмәсе хәзерләнеп, шагыйрь тормышы һәм иҗатына кагылышлы истәлекләр, җыентыклар һәм аның...

Державин авылы китапханәсе мәктәп белән бергәләп "Язмышларга буйсынмас җанны калдырасы иде шигырьләрдә" дигән темага әдәби-поэтик кичә уздырды. Анда бишенче-тугызынчы сыйныф укучылары катнашты.

Кичә Татарстан Республикасы халык шагыйре Фәнис Яруллинның 80-еллыгына багышланды. Бу чарага багышлап "Җилләрдә сыналган җилкән" исемле китап күргәзмәсе хәзерләнеп, шагыйрь тормышы һәм иҗатына кагылышлы истәлекләр, җыентыклар һәм аның шигырьләре урын алды.

Китапханәсе Әлфия Шәвәлиева һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдавес Гибадуллина балаларга Фәнис Яруллинның авыр язмышы турында сөйләде. Укучылар шагыйрьнең искиткеч матур шигырләрен яттан башкарды. Кичә тәмамлангач та таралышырга ашыкмадылар, күргәзмә экспонатларын озак, җентекләп карадылар, сораулар бирделәр.

- Бу чара укучылар күҗелендә онытылмас эз калдырыр, ә шагыйрь язмышы, тормышы яшь буын өчен үрнәк булыр, - дип, үз фикерләре белән уртаклаштылар Фирдәвес Сафьян кызы һәм Әлфия Илгизәр кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район