Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

WorldSkills-2019 флагы эстафетасы

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 29 августыннан 3 сентябренә кадәр эшче һөнәрләр осталыгы буенча халыкара 45нче WorldSkills-2019 һөнәри чемпионаты була. Тарихта беренче тапкыр ул Россиядә үтә. Бар дөньядан килгән яшь профессионалларны казан кабул итәчәк.

Чемпионатның флаг эстафетасы беренче тапкыр үтә. WorldSkills Каzаn 2019 флагы сәяхәте маршруты үзләрендә чемпионат кабул иткән илләр буйлап үтте. Россиядә маршрут төбәк чемпионатлары булган шәһәрләр аша үтә.

“WorldSkills Kazan 2019” флагы 18 мартта Ямалга килеп җитте. Аннан соң ул Ярославльгә, Санкт-Петербургка, Листвянкага  юл ала. WorldSkills-2019 дөнья чемпионаты ачылу алдыннан флаг Татарстанның 43 муниципаль районында һәм ике шәһәрендә булачак. Менә шуннан соң аны Казанга, ачу тантанасына алып киләчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаеш районы