Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Якташыбыз – Даманск утравы вакыйгаларында катнашкан

Мартта Даманск утравында булган чик конфликтына 50 ел булды. Бу Россия һәм Кытайның заманча тарихында иң зур совет-кытай кораллы конфликты. Чик буе часте составында анда безнең якташыбыз, Габишевода яшәүче Рубис Яруллин (рәсемдә сулда) да катнаша.

Зөфәр Шәйхетдинов

Фото Рубис Яруллинның шәхси архивыннан.

Уссури елгасындагы утрау Приморье краеның Пожарский районы составына керә, бу елганың төп үзәне кытай ягында. 1960 еллар башында Даманск районында хәлләр киеренкеләнә. Кытайлар утрауны үзләренеке дип саныйлар һәм чик буе режимын бозып хуҗалык эшчәнлеге алып баралар. 1962 елда кытайлар Даманск утравы районында 5000нән артык провокация ясыйлар. 1969 ел башына чик буенда хәл җитди кискенләшә. 1969 елның 1 мартыннан 2 март төнендә 300ләп кытай хәрби хезмәткәре Советлар Союзы чиген бозып кораллы провокация ясыйлар. 31 совет чик сакчысы һәлак була, 14е яралана. Совет командованиесе чик буен ныгыту буенча чаралар күрәә: чик сакчыларының көчәйтелгән нарядлары чыга, тылда мотоукчылар дивизиясе урнаша.

1969 елның 15 мартында чын сугыш була. Безнең чик сакчылары хәрби запаслары беткәч утраудан китәргә мәҗбүр булалар. Совет командованиесе сугышка регуляр гаскәрне кертергә хәл итә. 17.10да мотоукчылар атакага күтәреләләр, ул чакта яшерен булган “Град” залп утлы реактив система ут ача.

199нчы мотоукчылар полкының икенче мотоукчылар батальоны 57нче чик буе отряды белән берлектә Даманск утравын азат итүдә катнаша. Безнең якташыбыз – бу батальонның мотоукчылар ротасы санинструкторы сержант Рубис Йосыф улы Яруллин сугышта үзен кыю һәм батыр сугышчы итеп таныта. Дошманның көчле ут яңгыры астында ул 14 яралыга медицина ярдәме күрсәтә һәм өч кешене сугыш кырыннан алып чыга. Шул ук вакытта Рубис Яруллин дошманга каршы автоматтан ут ача. Яралангач та, яу кырыннан китми, икенче тапкыр яралана.

Арча районында туып үскән Рубис Йосыф улы 1982 елдан Лаеш районының Габишево поселогында яши. Озак еллар “Юбилейная” кошчылык фабрикасында эшли. Намусы кушканча тырышып эшли. Кошчылык фабрикасы дирекциясе тарафыннан берничә мәртәбә бүләкләнә. 2008 елдан лаеклы ялда. Яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә актив катнаша. Ул авыл мәктәбендә еш кунак була.

Белешмә өчен:

Рубис Йосыф улы Кызыл Йолдыз ордены, “Сугышчан батырлыгы өчен” медале белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исеменә лаек булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев