Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Янып-көеп яшибез

Безгә авыллардагы мәдәни тормыш турында язмалар килеп тора. Укучыларыбыз үзләренең шатлык-сөенечләре, уңыш-казанышлары белән уртаклашалар. Бүген сезнең игътибарга шундый язмаларның берсен тәкъдим итәбез. "Без, Шәвәлиев Ильдар һәм Фәридә, Кече Елга авылында туып, туган авылыбызда яшәп ятабыз. Авылыбызның һәр яңалыгын белеп, шатлыгына сөенеп, борчуларына көенеп яшибез. Без мәдәни чараларга, мөмкин булган кадәр...

Безгә авыллардагы мәдәни тормыш турында язмалар килеп тора. Укучыларыбыз үзләренең шатлык-сөенечләре, уңыш-казанышлары белән уртаклашалар. Бүген сезнең игътибарга шундый язмаларның берсен тәкъдим итәбез.

"Без, Шәвәлиев Ильдар һәм Фәридә, Кече Елга авылында туып, туган авылыбызда яшәп ятабыз. Авылыбызның һәр яңалыгын белеп, шатлыгына сөенеп, борчуларына көенеп яшибез. Без мәдәни чараларга, мөмкин булган кадәр катнашып үзебезгә, күңелебезгә тынычлык алып гомер кичерәбез. Моның рәхәтлеген әйтеп бетерерлык түгел, авылдашлар безнең чыгышларыбыздан бик канәгать дип уйлыйбыз. Тамашачыларның көчле алкышлары, дәррәү килеп көлүләре безгә тагын да көч, дәрт өсти. Инде җитәр, башка катнашмабыз дисәк тә, сәхнәдән төшүгә, зинһар, икенче концерттан да калдырмагыз безне, дибез.

Әле яңа гына мәдәният йорты җитәкчесе булып Равилә Кадыйрова эшли башлады. Аның оештыру сәләте, халык белән эшли белүе барыбызны да сокландыра. Ул клубыбызны чын Мәдәният сарае итте.

Клубыбызда 30 елдан артык янып-көеп хезмәт куючы Вәлиуллина Равилә апа халык театрын җитәкли. Аның белән без "Әниләр һәм бәбиләр", "Без бит авыл малае" һәм башка бик күп спектакльләр куйдык. Аңарга иҗади уңыш, бәхетле гомер телибез.

Гөлнара белән Нияз Гатауллиннарны без инде яшьлегебездән тыңлап, алар өчен сөенеп, аларга сокланып яшәдек, без аларга гаилә бәхете телибез.

Үзенең искиткеч таланты, энергиясе ташып торган Зөлфирә Габдрахманова белән без 1985 елдан бирле клубыбыз тормышында актив катнашабыз. Шушындый яшьләр янып-көеп эшләгәндә, нишләп әле безгә дә алар белән бергә-бергә эшләмәскә. Һәрберсенә бәхет, саулык, иҗади уңышлар телибез".

Илдар һәм Фәридә Шәвәлиевлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев