Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
җәмгыять

Яшәешебез иминлеген күтәрик

Рождествено авыл җирлеге территориясендә халык иминлеген арттыру өчен актив эш алып барыла. Мәгълүмати- аңлату эшләренә зур игътибар бирелә. Авыллар территорияләренә урнаштырылган стендларда гадәттән тыш хәлләр очраклары була калганда ниләр эшләргә кирәклеген күрсәткән листовкалар даими яңартыла. Мәктәптә һәм балалар бакчасында иминлек паспортлары бар, кичектергесез хезмәт һәм ышаныч телефоннары номерлары бар. Балалар...

Рождествено авыл җирлеге территориясендә халык иминлеген арттыру өчен актив эш алып барыла.

Мәгълүмати- аңлату эшләренә зур игътибар бирелә. Авыллар территорияләренә урнаштырылган стендларда гадәттән тыш хәлләр очраклары була калганда ниләр эшләргә кирәклеген күрсәткән листовкалар даими яңартыла. Мәктәптә һәм балалар бакчасында иминлек паспортлары бар, кичектергесез хезмәт һәм ышаныч телефоннары номерлары бар. Балалар һәм өлкәннәр күпләп җыела торган барлык биналар иртән һәм кичен тикшереләләр

Көнкүрештә иминлек чаралары турында белешмәлекләр яшәүчеләргә имза куеп бирелә. Эшмәкәрләр һәм сатучылар белән ят затларны ачыклау турында әңгәмәләр регуляр үткәрелә. Дин әһелләренең кешеләргә экстремизмга һәм радикализмга юл куярга ярамаганлыгы турында мөрәҗәгатьләренең әһәмияте зур.

Районның миграция хезмәте, участок инспекторы белән берлектә яшәү урыны һәм теркәлү урыны буенча бозуларын ачыклау буенча рейдлар үткәрелә. Шулай ук чарлаклар һәм подваллар, башка ярдәмче биналар даими тикшерелә. Территорияне авыл җирлеге башлыгы һәм полициянең участок инспекторы белән берлектә йөреп чыгуы практикага кереп бара. Совет каршында халык белән кисәтү эшләре алып бару өчен махсус комиссия булдырылган. Бәйрәм көннәрендә террорчылык юнәлешендәге күренешләргә һәм башка гадәттән тыш хәлләргә юл куймау максатыннан дежур тору графигы төзелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район