Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
җәмгыять

Зәкинур Шәйхетдинов: “Мин заяга яшәмим“

Полициядә хезмәт итү - җиңел шөгыль түгел. Мондый язмышны күп кеше сайламый. Бу эш авыр һәм җаваплы, еш кына игелекле дә түгел. Аның белән фанатлар гына шөгыльләнә. Шәйхетдиновлар гаиләсен шушы категория кешеләр арасында дип әйтә алабыз. Полиция хезмәткәренә иртә таңнан кара төнгә кадәр эштә булырга туры килә, җинаятьчеләр белән көрәшкә...

Полициядә хезмәт итү - җиңел шөгыль түгел. Мондый язмышны күп кеше сайламый. Бу эш авыр һәм җаваплы, еш кына игелекле дә түгел. Аның белән фанатлар гына шөгыльләнә. Шәйхетдиновлар гаиләсен шушы категория кешеләр арасында дип әйтә алабыз.

Полиция хезмәткәренә иртә таңнан кара төнгә кадәр эштә булырга туры килә, җинаятьчеләр белән көрәшкә һәрчак әзер булу сорала. Әмма Зәкинур Шәйхетдинов кыенлыклардан курыкмый. Ул утыз елдан артык Лаеш районы территориясендә тәртип саклады.

Хокук саклау органнарында хезмәтен 1979 елда милициянең участок инспекторы булып башлый. 1990 елдан лаеклы ялга киткәнче милициянең Столбище бүлегендә эшли. Өлкән участок уполномоченныеннан полиция полковнигына кадәр юл үтә.

-Нык характерлы кеше. Бик тә җаваплы, һәр кеше белән уртак тел таба белә, - диләр хезмәттәшләре Зәкинур Мингазизович турында. - Җинаятьчене табу өчен ул һәр эшне җентекләп өйрәнде.

Эчке эшләр бүлеге ветераны җәмәгать тәртибен саклауда ирешкән уңышлары, хезмәт вазифаларын намуслы үтәве өчен күп тапкырлар бүләкләнде.

Ул өендә сирәк була. Шуңа күрә буш вакытның һәр минутын гаиләсенә, балаларына багышлый, аларга үрнәк булып тора. Малайлар үз әтиләрен хөрмәт итәләр, аның белән горурланалар. Бәлки шуңа күрәдер аның юлыннан китәргә хәл итәләр. Полиция капитаннары Илнар һәм Линар Шәйхетдиновлар - Россия ЭЭМ Лаеш районы бүлегенең җинаятьчеләрне эзләү төркеме өлкән оперуполномоченныйлары.

-Минем әтием - чын милиционер. Гади хезмәткәр булып эшли башлый, ә пенсиягә полковник булып китте, - дип сөйли горурланып Илнар Шәйхетдинов. - Әмма мин чагыштырырга теләмим. Бер яктан караганда, миңа хезмәтне башлап җибәрү җиңелрәк булды, чөнки әтием үрнәге бар иде. Мин полициядә эш үзенчәлекләрен белдем. Әмма туганым белән безгә зур җаваплылык төште: әти йөзенә тап төшермәү. Без кешеләрнең ышанычын акларга һәм фамилиябезгә хөрмәтне сакларга тырышабыз.

Бертуганнар шәхси дисциплина, профессионализм, гражданнарга сизгер мөнәсәбәтләре белән аерылып торалар. Алар кешеләрнең җинаятьләр һәм һәлакәтләр турындагы барлык гаризаларын һәм хәбәрләрен тиз хәл итәргә омтылалар, спорт белән шөгыльләнәләр.

Династиягә нигез салучы гомерен хокук саклауга багышлавына, балаларының шул юлны сайлауларына үкенми.

-Кыенлыклар турында ничектер уйламадым. Эш кызыклы иде, миңа ошады, - дип истәлекләре белән уртаклаша Зәкинур Мингазизович. - Нәтиҗәсе шунда ук күренде. Кешеләргә ярдәм итүемне, миннән файда булуны тою күңелле. Полицейскийның эше кыен булса да, улларымның миннән үрнәк алуларына сөенәм. Тормыш юлын дөрес сайладылар, өметемне акладылар. Димәк, мин заяга яшәмим!

Марат Насыйбуллин, полиция кече лейтенанты

Фото Шәйхетдиновларның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район