Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
икътисад һәм җитештерү

Йортлар, клублар, ФАПлар, юллар...

Соңгы елларда районда яңа йортлар, социаль, мәдәни һәм спорт объектлары сафка баса. 2013 елда күпквартирлы 10 йорт һәм күп балалы гаиләләр өчен бер индивидуаль йорт төзү планлаштырыла. Күпквартирлы йортларның өчәре Лаешта һәм Габишевода, дүртесе Усадыда булачак. СПТУның элекке тулай торагын зур реконструкция көтә, ул арендага бирелүче торак итеп үзгәртеләчәк. Нармонкада...

Якын киләчәктә Комлы Ковалида 140 урынлы балалар бакчасы, Усадыда 100 урынлы балалар бакчасы булган, 60 укучыга исәпләнгән башлангыч мәктәп ачылачак. Каипы һәм 25 Октябрь исемендәге совхоз мәктәпләре капиталь ремонтланачак. Авыл кешеләре өчен җиде фельдшерлык-акушерлык пункты зур ярдәм булыр: Астраханкада һәм Тангачида яңа ФАПлар төзеләчәк, ә Сокурыда, Пәрәү, Шуран, Бима һәм Чирпыда капиталь ремонт ясалачак.

Нармонкада һәм Сокурыда полициянең участок уполномоченныйлары өчен административ биналар төзеләчәк. Пәрәү, Державино, Александровка кешеләре бәйрәмнәрне яңа клубларда билгеләп үтәчәк. Лаешлылар заманча мунчакер юу комбинаты ачылуны күптән көтәләр. Аны 2013 елда төзи башлаячаклар. Авыллар һәм район үзәген төзекләндерүгә зур игътибар бирәчәкләр.

Район читләре дә төзекләнә. Комлы Ковали-Орловка-Тарлашины һәм Нармонка-Тетеево-Новая Полянаны тоташтыручы яңа автоюлларда йөрү Казан-Б.Матюшино трассасында йөрү кебек үк уңайлы булачак.

Яңа корылмалар барлыкка килү гадәти хәлгә әйләнә. Ә бу районның динамик үсүенең яхшы билгесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: новостройки район развитие