Чәчү төгәлләнде. Басуда эшләр дәвам итә
Лаеш игенчеләре үсемлекләрне чүп үләннәр һәм корткычлардан саклау өчен чиста пар җирләрен эшкәртүгә керештеләр. Шулай ук чәчүлекләрне карау һәм уҗымнарны өстән тукландыру дәвам итә.
Тиздән терлек азыгы әзерләү башлана. Тиешле техниканы кабул иткәннән соң “Нармонка” агрофирмасы район буенча 1нче урын алды, “Волга” һәм “Просто Молоко АГРО” хуҗалыклары 2нче урынны бүлештеләр. Чәчү алдынгылары Петр Шепило (“Волга” ЧҖҖ), Илдар Мингалиев (“Хәерби” ЧҖҖ) һәм Сергей Фугин (“Нармонка” агрофирмасы) Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев Рәхмәтләре һәм акчалата премияләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев