Кармакка чөгә – бу чынбарлык
Районда яңа балык үрчетү заводы төзелә башлады. Республиканың шәхси бизнесы "Кызыл китапка" кертелгән чөгәләрне торгызу проектын тормышка ашыруга ныклап тотынды. Сокуры авылыннан ерак булмаган эшләп килүче "Биосфера" үсемлекләр питомнигы территориясендә кыйммәтле мәрсин төрен үрчетергә планлаштыралар. Инициативаны Росрыболовство тулысынча хуплаган, ведомство җитәкчесе урынбасары Василий Соколов проектны ачу тантанасында бу хакта әйтеп...
Районда яңа балык үрчетү заводы төзелә башлады. Республиканың шәхси бизнесы "Кызыл китапка" кертелгән чөгәләрне торгызу проектын тормышка ашыруга ныклап тотынды.
Сокуры авылыннан ерак булмаган эшләп килүче "Биосфера" үсемлекләр питомнигы территориясендә кыйммәтле мәрсин төрен үрчетергә планлаштыралар. Инициативаны Росрыболовство тулысынча хуплаган, ведомство җитәкчесе урынбасары Василий Соколов проектны ачу тантанасында бу хакта әйтеп үтте.
-Үзенчәлекле инвестиция проекты старт алды. Ул безнең район һәм бар республика өчен мөһим, - дип басым ясады Лаеш район башлыгы Михаил Афанасьев. - Башлангыч өметле күренә, чөнки аңа бик тә үзенчәлекле бер генә проект тормышка ашырмаган кешеләр алынды.
Мәрсин токымлы балыклар маймычларын җитештерү технологиясен тирәнтен һәм һәр яклап өйрәнгәч "Агава" компанияләр төркеме инвестор була. Аның президенты Владимир Малыгин, үзе дә һәвәскәр балыкчы, яңа эшкә теләп тотына.
Россия авыл хуҗалыгы министры киңәшчесе Владимир Измайлов Татарстанда балык ресурсларын торгызуга шатлануын белдерде.
-Бу проект Татарстанда зур балыкчылыкны үстерүнең беренче карлыгачы булыр, - дип билгеләп үтте Владимир Абдурманович. - Бер биш елдан Татарстан сулыкларында чөгә балыгын кармакка каптырып булыр, дип уйлыйм.
Республика авыл хуҗалыгы министры Марат Әхмәтовның, киресенчә, балык тотуга бернинди мөнәсәбәте юк. Әмма башлангычны хуплый.
- Бу проектка Владимир Анатольевич алынгач шатланып куйдым. Хәзер башка инвесторлар да тартылыр дип уйлыйм. Республика да ярдәм итәчәк, - диде Марат Әхмәтов.
Балык үрчетү комплексының төзелә башлаган беренче чиратын 2018 елның икенче кварталында төгәлләргә ниятлиләр. Булачак фундаментка алты метрлы субайлар сугылган инде. Хәзерге вакытта беренче корпусның монолит конструкцияләрен күтәрү эшләре бара.
Проект буенча алты корпус күздә тотыла. Яңа заводның планлаштырылган куәте: 5 миллион чөгә маймычы (1-10г), 1 миллион форель маймычы (10-15г), 50 тонна мәрсие ите. Продукция Татарстан балык хуҗалыкларында һәм сәүдә комплексларында һәм аның чикләрендә сатылачак.
Яңа балык комплексының беренче чираты төзелеше киләчәк буыннарга юллама салынган капсула салу белән башланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев