Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
икътисад һәм җитештерү

Лаешта биологик чистарту корылмалары эшли башлады

Шәһәр читендә, нәкъ урман янында узган елның декабрь аенда яңа бина калкып чыкты, анда биологик юл белән чистарта торган корылмалар эшли башлады. Елдан-ел үсә баручы Лаеш өчен алар бик кирәк иде. Арина Горшунова фотосы Лаеш районы Советының Кече залында булган пресс-конференция яңа чистарту корылмаларын ачуга багышланды. Район башлыгы Михаил Афанасьев,...

Шәһәр читендә, нәкъ урман янында узган елның декабрь аенда яңа бина калкып чыкты, анда биологик юл белән чистарта торган корылмалар эшли башлады. Елдан-ел үсә баручы Лаеш өчен алар бик кирәк иде.

Арина Горшунова фотосы

Лаеш районы Советының Кече залында булган пресс-конференция яңа чистарту корылмаларын ачуга багышланды. Район башлыгы Михаил Афанасьев, ТР экология министры Александр Шадриков һәм Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Газлаштыру фондының башкаручы директоры Җәүдәт Миннәхмәтов республика басма матбугат чаралары һәм телеканаллар вәкилләре сорауларына җавап бирделәр.

Михаил Павлович әйткәнчә, чистарту корылмаларын яңартып төзү бөтен бөек Идел ярларында башкарылачак. Безнең Лаеш районы сулыкларга, елгаларга бай, җиребез аша бөек ике елга - Идел һәм Чулман ага. Шуңа күрә аларны пычрак сулардан саклау беренче бурычыбыз.

Пресс-конференциядән соң журналистлар яңа корылма янына киттеләр һәм тантаналы шартларда символик кызыл тасманы кисүдә катнаштылар. "Инженер технологияләре" РСК АҖҖ директоры Виктор Арефьев чарада катнашучыларны хуҗалык-көнкүреш суларын чистарту ысулы белән таныштырды.

- Иске корылма ачык һавада тора иде. Ул кыш туңып, күп мәшәкатьләр тудырды. - дип аңлатты Виктор Александрович. - Салкында батареялар тиз "утыра" яки бөтенләй "үлә" иде. 2017 елның декабрь аенда биологик чистарту корылмасының беренче өлешен эшләтә башладык. Аның куәте-тәүлегенә 450 куб м пычрак су чистарту. Су бөтенләй чистартып, исе бетеп, яктырып чыга.

Виктор Артемьев зур чаннар янына куелган металл күперчеккә баскычтан күтәрелергә тәкъдим итә.

Ул горурлык белән кайнап торган пычрак суны күрсәтә: -Бу савытларда, ягъни аэротанкларда, бактерияле актив лщм. Ул пычрак калдык-постыкны ашый, үрчи барып, килгән "чималны" һаман ашап торачак.

Аэротанктан соң су икенче бакка күчә, аннан соң комлы фильтрны узгач Чулманга ага. Бүгенге көндә бу корылмага тәүлек саен 300-350 куб метр пычрак су килә. Лаешның зураюын истә тотып, корылмада өстәмә чистарту чаралары төзеләчәк. Хәзерлек эшләре башланды инде. Ул иске корылма территориясендә төзеләчәк. Биредә үк яңа канализация-суырту станциясен төзеделәр.

- Биредә дүрт оператор һәм мастер эшли, - дип сүзен дәвам итә Виктор Арефьев. - Без чистарту сыйфатын күзәтеп торабыз: елгага агып чыккан су сыйфатына анализ ясаучы оешма белән килешү төзедек. Бөтен белгечләр курслар узды. Ә яз җитүгә территориягә агачлар утыртачакбыз, чәчәк үстерәчәкбез.

Белешмәләр өчен: Лаешта беренче чистарту корылмасы 1987 елда төзелде, әмма тиешле хезмәт күрсәтелмәгәч һәм финансламагач, белгечләр булмагач, алар тиз эштән чыкты. Ул, дөресен әйткәндә, эшкә яраксыз иде, шуңа күрә канализация торбаларыннан бирегә килгән пычрак су туры Чулманга акты. Биредә 1989 елда ук соңгы тапкыр ремонт ясаганнар.

Район башлыгы Михаил Афанасьевның актив тырышлыгы нәтиҗәсендә ТР Хөкүмәте 2017 елда Лаеш чистарту корылмаларына капиталь ремонт ясау өчен акча бүлергә карар итә. Яңа бинада яңа сыешлыклар, су үткәргечләр; алар озак вакытка исәпләнгән, нык полимер материалдан ясалган. Бөтен җиһазларның бер түбә астында урнашуы алардан файдалануны җиңеләйтә, эш сыйфатын яхшырта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район