Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
икътисад һәм җитештерү

Лаешта сәүдә-җитештерү мәйданчыгы ачылды

"Велторг Компани" ЧҖҖнең сәүдә-җитештерү мәйданчыгы ачылу күп тамашачыларны җәлеп итте. Музыка, төрле төстәге шарлар, лотерея уйнату, күңелле алып баручылар - тантананы оештыручылар аны матур һәм истә калырлык итү өчен тырыштылар. Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов шәһәрне төзекләндерүдә һәм халык яшәеше сыйфатын яхшыртуда бизнесның мөһим роль уйнавын билгеләп...

"Велторг Компани" ЧҖҖнең сәүдә-җитештерү мәйданчыгы ачылу күп тамашачыларны җәлеп итте. Музыка, төрле төстәге шарлар, лотерея уйнату, күңелле алып баручылар - тантананы оештыручылар аны матур һәм истә калырлык итү өчен тырыштылар.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Карсалов шәһәрне төзекләндерүдә һәм халык яшәеше сыйфатын яхшыртуда бизнесның мөһим роль уйнавын билгеләп үтте.

-ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә Лаеш районы территориясендә 30 га якын дәүләт программасы тормышка ашырыла,-диде ул.- Шәһәрнең йөзе үзгәрүдә һәм районның социаль - икътисади үсешендә бизнес аерым урын алып тора.

"Велторг Компани" ЧҖҖ сәүдә-җитештерү мәйданчыгында район башлыгы Михаил Афанасьев та булды. Ул эш кораллары һәм төзелеш материаллары сату кибетен карады. "ВТК" сәнәгать зонасында штукатурлау челтәре һәм төзелеш кадаклары җитештерү процессы белән танышты. Район башлыгы фирма җитәкчесе Наилә Гыймадиевага база территориясен киңәйтергә тәкъдим итте, бүген анда Лаешның 12 кешесе эшли.

Рәсим Хаҗиев фотосы. "Велторг Компани" ЧҖҖнең сәүдә-җитештерү мәйданчыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район