Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
икътисад һәм җитештерү

Сәүдә һәм заманча технологияләр

Интернет кибет аша сатып алган товарны кире кайтару мөмкинме -Хәзер интернет кибет аша көннән-көн күбрәк товар сатып алалар. Менә мин дә Яңа елга күлмәккә заказ бирергә телим. Әгәр ул миңа ярамаса? Ул чагында нәрсә эшләргә? Мин аннан баш тарта аламмы? - дип сорый газета укучыбыз Ольга Склярова. Җавап мөмкин булганча...

Интернет кибет аша сатып алган товарны кире кайтару мөмкинме

-Хәзер интернет кибет аша көннән-көн күбрәк товар сатып алалар. Менә мин дә Яңа елга күлмәккә заказ бирергә телим. Әгәр ул миңа ярамаса? Ул чагында нәрсә эшләргә? Мин аннан баш тарта аламмы? - дип сорый газета укучыбыз Ольга Склярова.

Җавап мөмкин булганча тулырак булсын өчен без "ТР гигиена һәм эпидемиология үзәге" ФБУЗның Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе районнары филиалының санитар-эпидемиология бүлеге мөдире Ольга Довбыш белән очраштык һәм аңа берничә сорау бирдек.

Ольга Викторовна, гражданнарның интернет кибетләргә ышанычы арта. Кызганычка каршы, заказ бирелгән товар һәрвакытта да кулланучы көткәнгә туры килми. Бернинди җитешсезлеге табылмаса да, мондый ысул белән сатып алган товарны кире кайтарырга буламы? Мәсәлән, күлмәкнең фасоны яки үлчәме туры килмәде ди. Моны ничек һәм нинди срокларда эшләргә була?

-Россия Федерациясе законнарында товар сатуның мондый ысулы дистанцион дип атала. Ул товар яки аның үрнәге белән сатып алганчы танышу мөмкинлеге бирми.

РФның "Кулланучылар хокукларын яклау турында" Законының 26.1 маддәсе 4 пунктына ярашлы төстә сез дистанцион ысул белән сатып алынган товардан аны тапшырганчыга кадәр теләсә кайсы вакытта баш тартырга хокуклы. Ә товарны тапшырганнан соң - 7 көн дәвамында. Моннан тыш, товарны китергәндә товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат язма төстә тапшырылмаган икән, кулланучы товардан аны тапшыру вакытыннан соң 3 ай дәвамында баш тартырга хокуклы.

Сыйфатлы товарны аның товар күренеше, куллану үзлекләре, шулай ук сатып алу фактын һәм шартларын раслаучы документ саклаганда кире кайтарырга була.

Документ югалса, нишләргә?

-Бу кулланучыны башка дәлилләр табу мөмкинлегеннән мәхрүм итми. Мәсәлән, шаһитлар күрсәтмәсе һәм әлеге товар өчен түләү исәбенә акча алынган банк счеты өземтәсе.

Әгәр каталог буенча индивидуаль үлчәмнәр буенча мебель гарнитурына заказ биреп, аннан баш тартырга хәл итсәгез? Бу очракта акчаны кире кайтаралармы?

-Кызганычка каршы, юк. Кулланучының билгеле бер шәхси үзлекләргә ия, ягъни индивидауль үлчәм буенча эшләнгән сыйфатлы товардан баш тартырга хакы юк. Әгәр дистанцион ысул белән типовой җиһаз сатып алынган булса, аны җиде көн дәвамында кире кайтарырга була. Сатучы акчаны сатып алучының шуңа туры килүче таләбе датасыннан 10 көннән соңга калмый кайтарырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев