Техника басуга чыгарга әзер
Быелгы яз көйсез хатын кебек: әле кар, әле пычрак. Авыл хезмәтчәннәре аңа җайлаша. Техника әзерләргә ашыгалар, беренче көннән үк җир олыкларны кабул итәргә әзер булу белән тракторларны басуга алып чыгарга телиләр.
“Нармонка”агрофирмасы” ЧҖҖ – районда эре хуҗалыкларның берсе. Сөрү җире мәйданы – 5175 гектар. Монда бөртекле культуралар, терлек азыгы үстерәләр.
-Нармонка – Казанның яшелчә бакчасы. Шәһәрнең бар өмете Нармонкада, - дип горурлык белән аңлатты хуҗалык җитәкчесе Олег Солягин. – Быел яшелчәнең бәясе югары булды. 8 мартка агрофирманың яшелчә запасы бетте, барысын сатып бетердек. Җирле авыл товар җитештерүченең бәясе алай югары түгел. Яшелчә мәйданнарын арттырачакбыз.
Бу хуҗалыкта язгы кыр эшләре башланган инде: элпә белән капланган теплицаларда яшелчә орлыклары утырта башлаганнар. Атна-атна ярымнан шытымнар чыгар. Ашламалар белән тәэмин ителеш- гектарга 56 кг тәэсир итүче матдә. Бу уртача республика күрсәткече. Орлыклар белән дә проблема юк. Бүген техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү эше төгәлләнә. Чәчкечләр һәм тырмалар тулысынча ремонтланган. Парктагы 30 берәмлек техниканың өчесе менә-менә ремонтланып бетәчәк. Шуларның бишесе куәтле трактор. Калганнары – МТЗ 82 һәм МТЗ 1221. Культиваторлар көйләнә.
-Чәчүгә техниканы үз көчләребез белән әзерлибез. Ә иномаркаларны ремонтлау өчен сервистан белгечләр чакырабыз. 1 апрельгә бар техника язгы кыр эшләренә әзер булачак, - дип ышана Олег Геннадьевич. – Проблемалар да бар , әлбәттә. Солярканың литры 50 сум, ә сөтнең литры – 25 сум. Барысын үстерү өчен күпме акча тотарга кирәк! Дәүләт ярдәменнән башка булмый. Субсидияләр ярдәм итә.
Мөһиме – бу кешеләр. “Нармонка”да кадрлар кадерен беләләр. Өлкән механизаторларның берсе – 65 яшьлек Айрат Хәлфетдинов. Язгы кыр эшләре вакытында туфрак эшкәртүдә куәтле техникада эшләячәк.
-Сәламәтлегем булганда җирдән китмим. Мин җир кешесе, - дип әйтеп китте тиздән 61е тулачак Виктор Комиссаров.
Иң яшь белгеч шушы көннәрдә генә килгән. Бу үсемлекләрне саклау системасы буенча агроном Станислав Шиһапов. Ул 25 Октябрь исемендәге совхоз поселогыннан. “Үсемлекләрне саклау” юнәлеше буенча авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
Нык хуҗалыкта династияләре белән эшлиләр. Мәсәлән, Нармонкада Хөсәеновлар фамилиясен бар кеше белә: әтиләре Фуат һәм аның уллары Фәргат һәм Радик алдынгы игенчеләр. Хезмәтне сөяләр, эшне җиренә җиткереп башкаралар.
-Без пенсиягә чыккач та безнең хуҗалыкка ярдәм иткән ветераннарга рәхмәтлебез, -дип сүзне дәвам итә Олег Солягин. – Яшьләрне торак белән җәлеп итәбез. Мәсәлән, 2016 елда дәүләт торак фонды аша “Арендалы торак” программасы буенча Астраханкада 15 арендалы торак тапшырдык. Район башлыгы Михаил Афанасьев безне хуплады һәм тагын җир бүлделәр. Быел Татар Кабанында 15 яңа йорт барлыкка киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев