Үзебезнеке яхшы
Рөстәм Миңнеханов: "Бу мәйданчык гадәти булырга тиеш" (Ахыры. Башы газетабызның 48 нче санында) Күргәзмәдә "Үсемлекчелек", "Авыл хуҗалыгы техникасы", "Терлекчелек" юнәлешләре буенча иң яңа продуктлар һәм технологияләр куелган. Агрокүргәзмәгә әзерлек күпкә алдан башланган. Үсеш чорында ашламалар һәм агрохимикатларны белеп куллануның тәэсирен чынбарлыкта күрсәтү өчен 48 делянка чәчелгән. Монда үзенчәлекле яңа культуралар...
Рөстәм Миңнеханов: "Бу мәйданчык гадәти булырга тиеш"
(Ахыры. Башы газетабызның 48 нче санында)
Күргәзмәдә "Үсемлекчелек", "Авыл хуҗалыгы техникасы", "Терлекчелек" юнәлешләре буенча иң яңа продуктлар һәм технологияләр куелган. Агрокүргәзмәгә әзерлек күпкә алдан башланган. Үсеш чорында ашламалар һәм агрохимикатларны белеп куллануның тәэсирен чынбарлыкта күрсәтү өчен 48 делянка чәчелгән. Монда үзенчәлекле яңа культуралар урын алган. Алар арасында Татарстан галимнәре чыгарганнары да бар.
Күргәзмә мәйданчыкта авыл хуҗалыгында зур уңыш белән файдаланыла торган инновацияле технологияләр һәм заманча җиһазлар тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы машиналары һәм сугару җайланмалары эштә күрсәтелде. Төрле авыл хуҗалыгы агрегатларын стационар күрсәтү зур кызыксыну уятты. Кунаклар һәм катнашучылар туфрак эшкәртү, чәчү, утырту, урып-җыю һәм башка яңа машиналарны карадылар. Бәрәңгене автомат төрү буенча җайланма игътибарны җәлеп итте.
Лаеш авыл товар җитештерүчеләре дә үз казанышларын тәкъдим иттеләр. Безнең павильонны Татарстан Президентына һәм кунакларга район башлыгы Михаил Афанасьев күрсәтте.
Теләге булганнар комбайн штурвалы артына утырып "уракка" төшә алдылар - чынбарлыкта эш тәртибен модельләштергән тренажер шундый мөмкинлек бирә. Мондый тренинг ярдәмендә урып-җыю техникасының бар потенциалы уракның беренче көненнән үк нәтиҗәлерәк файдаланыла.
-Җитештерүчеләрне киң спектры, грамоталы логистика куелган, - дип исәпли "Ростсельмаш" заводының Татарстандагы рәсми дилеры Руслан Кузиев. - Авыл товар җитештерүчеләре өчен семинар-киңәшмәләрне нәкъ менә шундый форматта үткәрү кызыклы.
Татарстанда Басу көннәре - илебездә иң масштаблы һәм абруйлы авыл хуҗалыгы мәйданчыкларының берсе. Җитештерүчеләр үз продукцияләрен һәм технологияләрен, бу уңышка ничек ирешүләрен күрсәтәләр. Күргәзмә килүчеләр үзләренә җитмәгән техниканы таба алулары белән дә файдалы.
-Бу мәйданчык гадәти булырга тиеш дип ышана Рөстәм Миңнеханов.
Аның эше икенче июльдә төгәлләнә. Анда булу һәм чит ил әйберләрен алыштыруга ярдәм итә торган казанышларны үз күзләрең белән күрү мөмкинлеге бар.
Татарстан - инновацияләрнең танылган лидеры.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев