Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
иминлек

Акча аласы урынга...

Урта Девятово авылында яшәүче ир-атны сугыш кирәк-яракларын законсыз саклаганы өчен хөкем итәчәкләр. Лаеш районы прокуратурасы 60 яшьлек ир-атка карата гаепләү нәтиҗәсен раслады. Тикшерү мәгълүматларе буенча гр.Б. 2009 елның ноябрь аеннан 2018 елның 12 декабренә кадәр яшәгән урынында 1943 елда ясалган 7,62 (мм) калибрлы 52 патрон саклаган. - Ул үз гаебен...

Урта Девятово авылында яшәүче ир-атны сугыш кирәк-яракларын законсыз саклаганы өчен хөкем итәчәкләр.

Лаеш районы прокуратурасы 60 яшьлек ир-атка карата гаепләү нәтиҗәсен раслады. Тикшерү мәгълүматларе буенча гр.Б. 2009 елның ноябрь аеннан 2018 елның 12 декабренә кадәр яшәгән урынында 1943 елда ясалган 7,62 (мм) калибрлы 52 патрон саклаган.

- Ул үз гаебен тулысынча таныды, - дип аңлата прокурор урынбасары Динар Гобәйдуллин. - Җинаять турында эш гаепләү карары чыгару өчен Лаеш район судына җибәрелде.

Исегезгә төшерәбез, законсыз саклаган сугыш кирәк-яракларын яки коралны ирекле тапшырган өчен акчалата бүләк бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район