Балалар турында кайгыртып
2019 елның 19 мартыннан 31енә кадәр районда “Язгы каникуллар” дигән акция үтә.
Аның максаты – балаларның юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау. ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык белем бирү оешмаларында каникуллар көнендә балаларның иминлеген тәэмин итү өчен балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашулар үткәрәләр. Акция кысаларында үтәчәк барлык чаралар яшь җәяүлеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклауга юнәлдерелгән. Бу проблемага җәмәгатьчелек тә җәлеп ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев