“Игътибар: балалар!” операциясенең беренче этабы старт ала
Ул 2019 елның 20 маеннан 2 июненә кадәр балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү һәм балалар һәм яшүсмерләрнең юлда үзләрен имин тоту күнекмәләрен торгызу максатыннан үткәрелә.
Белешмә өчен
-Ел башыннан район юлларында балалар катнашында дүрт юл һәлакәте булган. Аларда җиде балигъ булмаган һәм бер җәяүле зарарланган.
Татарстан юлларында гыйнвар-апрель айларында балалар катнашындагы һәлакәтләр
Һәлакәтләр саны
Аларда һәлак булган балалар
Җәрәхәтләр алучылар
Статистика мәгълүматларын анализлау 16 яшькәчә балалар катнашында барлык һәлакәтләрнең өчтән бере җәйге айларда булуын күрсәтә.
“Игътибар:- балалар!” операциясе кысаларында ЮХИДИ һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” ДБУ хезмәткәрләре чаралар үткәрәчәкләр.
-Балалар ташучы йөртүчеләргә контроль көчәйтеләчәк, - дип аңлатма бирә Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сергей Барышев. – Машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә өстенлек бирүләренә бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны кисәтүгә аеруча игътибар биреләчәк. Балалар һәм аларның әти-әниләре белән очрашуларда яктылык кайтаручы элементлар файдалану кирәклеге турында һәм балаларның юлларда имин тоту кагыйдәләрен саклау зарурлыгы турында сөйләшәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев