Җинаятьчел гамәлләрне кисәтү
Лаеш районында җәмәгатьчелек иминлеген көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү максатыннан махсус оператив төркем булдырылды. Аның җитәкчесе Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Юрий Летучев. Оператив төркем составында райбашкарма комитеты, көч структуралар һәм үзәк хастаханә вәкилләре бар. Террорчылык актларын булдырмау буенча чаралар планы эшләнгән. Квартал саен җаваплы кешеләрне һәм төркем әгъзаларын...
Лаеш районында җәмәгатьчелек иминлеген көчәйтү һәм террорчылык актларын кисәтү максатыннан махсус оператив төркем булдырылды. Аның җитәкчесе Лаеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Юрий Летучев. Оператив төркем составында райбашкарма комитеты, көч структуралар һәм үзәк хастаханә вәкилләре бар.
Террорчылык актларын булдырмау буенча чаралар планы эшләнгән. Квартал саен җаваплы кешеләрне һәм төркем әгъзаларын җәлеп итеп өйрәнүләр үткәрелә. Кешеләр күпләп җыела торган урыннар борчу тудыра. Район территориясендә андый объектлар 103кә җыела. Мәгариф, мәдәният, сәүдә һәм башка шундый учреждениеләрне саклау һәм яклауны оештыру мөһим. Халык күп җыела торган урыннарга видеокүзәтү системалары урнаштыру сорала. ТР Министрлар кабинеты карары белән аларны урнаштыруга бер ел вакыт бирелә.
Кертү-чыгару режимы кагыйдәләрен саклауны, килүчеләрне карауны тикшерү регуляр үткәрелә. Шулай ук районда террорчылык акты куркынычы янаганда объектларны саклау буенча планнар эшләнгән. Махсус инструкцияләр, локализацияләү һәм авария хәлләрен бетерү планнары бар. Мәсәлән, шикле предметлар табылганда һәм кризислы хәлләр туганда хезмәткәрләр һәм тиешле хезмәтләрнең эш итүләре турында.
Районның мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау объектлары нигездә террорчылыктан саклану таләпләренә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев