Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Иске Пристаньда яшәүчегә онытуы кыйммәткә төшкән

Лаеш район суды 2019 ел гыйнварында Иске Пристаньда яшәүче гр.Б.га карата эшне карады.

Бу суд утырышының сәбәбе – РФ КоАПының 20.25 маддәсе 1 бүлегендә күздә тотылган административ хокук бозу.

Ольга Изотова

Гр. Б. билгеләнгән срокта 2018 елның октябрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 800 сум күләмендә административ штрафны түләмәгән. Хәзер суд карары буенча аңа зур суммада түләргә туры киләчәк. Моннан тыш гр. Б. ике тәүлеккә кулга алынды.

-20.25 маддәнең 1 бүлегенә ярашлы төстә административ җәзаны үтәүдән баш тарту түләнмәгән административ штраф суммасыннан ике мәртәбә артык штраф салуны күздә тота, - дип искә төшерә Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов, - әмма бер мең сумнан ким түгел яки унбиш тәүлеккә кадәр административ арест, яки илле сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр. Шуңа күрә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ штрафларны вакытында – штраф түләтү турында карар көченә кергәннән 60 көн дәвамында түләргә кирәк. Әмма машина йөртүчеләр штрафны карар чыкканнан 20 көн эчендә түләп аның суммасын ике мәртәбә киметә алалар. Аерым хокук бозулар яисә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат бозулар бу кагыйдәгә керми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев