Каеш эләктермәсәң -үзеңне ике тапкыр куркыныч астына куясың
Татарстанда 1 июльдән видеофиксация камералары иминлек каешын эләктермәгән машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны «күрә» башлады.
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фото- һәм видеофиксацияләү комплексларының функционалы киңәйде. Хәзер алар узып баручыларның куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозуларын җиңел генә белә ала.
Бу хокук бозу өчен транспорт чарасы хуҗасы административ җаваплылыкка тартылачак. Аңа штраф сыйфатында 1000 сум түләргә туры киләчәк (РФ КоАПның 12.6 маддәсе).
Июльнең беренче ике атнасында куркынычсызлык каешларын үтәмәгән өчен фото- һәм видеофиксация камераларына эләккән 6000нән артык машина йөртүче җыелган.
- Юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә кирәк, - дип сөйли Лаеш ЭЭБнең ЮХИДИ бүлеге начальнигы Сергей Барышев. - Куркынычсызлык каешларын куллану - юл-транспорт һәлакәтләрендә исән калу өчен өстәмә мөмкинлек.
Шуңа күрә куркынычсызлык каешларын эләктермәүчеләр үзләрен ике тапкыр куркыныч астына куя: бу юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрү һәм штраф алу куркынычы.
Белешмә өчен
Әгәр куркынычсызлык каешы кулланыла икән,
* машина йөртүче һәм алгы утыргыч пассажиры өчен юл-транспорт һәлакәтләре вакытында һәлак булу яки имгәнү ихтималы 50% ка, арткы утыргычлар пассажирлары өчен - 25% ка кими.
• Машина капланганда куркынычсызлык каешы исән калу шансын биш тапкырга арттыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев