Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Хуҗасыз хайваннар – уртак проблема

Һәр торак пункт өчен таныш күренеш: урам буйлап барасыз, ә каршыгызга бер көтү эт килә. Алар азык эзләп әйләнә-тирәдә йөриләр һәм үзләрен ачулы тоталар. Хуҗасыз хайваннар таралуны ничек җиңәргә?

Лаеш районында яшәүчеләр уңайлы һәм имин шартларда яшәргә телиләр, әмма шуны да әйтми булмый, хуҗасыз хайваннар белән булган проблема бер яклы гына түгел. Халык арасында хуҗасыз эт, мәчеләргә каршы хәлиткеч чаралар күрү яклылар да шактый. Йортсыз Бобиклар һәм Шарикларны яклаучылар да бар.

Хуҗасыз этләр һәр торак пунктта бар. Алар өере кешеләрне куркыта, урамнар һәм йортлар ишегаллары алар карамагында. Алар өлкәннәргә дә, балаларга да, шулай ук йорт хайваннарына да ташланалар.

Лаеш үзәк район хастаханәсе мәгълүматлары буенча 2018 елда эт тешләгән 122 кеше медицина ярдәме алу өчен мөрәҗәгать иткән. Әмма кешеләрне урам этләре генә түгел, хуҗалары булган этләр дә тешли. Зыян күрүчеләрдән 64 кешене хуҗалары бәйдән ычкындырып урамга чыгарган эт тешләгән.

Әйләнә-тирәдәгеләр иминлеген тәэмин итү максатыннан этләр хуҗалары аларны урамга алып чыгу кагыйдәләрен белергә һәм сакларга тиешләр.

Этләрне муенчак, борынчык киертеп алып чыгу таләп ителә. Хуҗалары этләрне койма эчендә чылбырда яки вольерда тотарга тиешләр. Эчкән килеш, шулай ук балаларга этләр белән һава суларга чыгу тыела.

Кагыйдәләрне бозуда гаеплеләргә ТР административ хокук бозулар турындагы Кодексының (Татарстан Республикасының 2009 ел 26 декабрьдәге №70-ЗРТ Законы редакциясендә) 3.7 маддәсе буенча 300дән 1000 сумга кадәр административ штраф яный.

Олег Татьянкин, Лаеш районы АТИ начальнигы урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев