Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Машина йөртүчегә җинаять эше ачканнар

Исереккә диңгез генә тубыктан түгел, аңа канун да язылмаган. Әмма Лаеш районы прокуратурасы бу сүзләр белән ризалашмады һәм шактый күләмдә спиртлы эчемлек капкач яңадан руль артына утырган машина йөртүчегә карата гаепләү актын раслады. 2013 елда 47 яшьлек гр. А. автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән өчен Алексеевски район суды тарафыннан хөкем...

Исереккә диңгез генә тубыктан түгел, аңа канун да язылмаган. Әмма Лаеш районы прокуратурасы бу сүзләр белән ризалашмады һәм шактый күләмдә спиртлы эчемлек капкач яңадан руль артына утырган машина йөртүчегә карата гаепләү актын раслады.

2013 елда 47 яшьлек гр. А. автомобильгә исерек хәлдә идарә иткән өчен Алексеевски район суды тарафыннан хөкем ителә. Аңа ул чакта ике елга транспорт чараларына идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп ике елга колония-поселениегә җибәрү рәвешендә җәза бирәләр.

Вакыт үтә, эчәргә яратучы кабат руль артына утыра. Яңадан шул ук хәл кабатлана: эчә, 2016 елның 22 маенда юлга чыга, юл һәлакәтенә юлыга, тоткарлана.

Гр. А. медицина тикшерүеннән баш тарткан, - дип аңлатма бирә прокурор урынбасары Динар Гобәйдуллин. - Аңа карата җинаять эше кузгаталар һәм Лаеш район судына юллыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район