Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Бала бәлагә тарымасын өчен

Юл-куркыныч чыганагы, ә бала юл хәрәкәтенең иң якланмаган катнашучысы.

Балалар иминлеге өчен без, өлкәннәр: транспорт чаралары йөртүчеләр, ата-аналар, укытучылар, тәрбиячеләр, үтеп баручылар җаваплы. Статистика буенча юл һәлакәтләрендә җиде яшькәчә балалар күп була. Шуңа күрә дә аларны юл хәрәкәте кагыйдәләре белән кечкенәдән үк таныштыру, үзеңне транспортта һәм урамда тоту кагыйдәләренә өйрәтү мөһим.

"Березка" балалар бакчасында юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә ел саен "Яшь җәяүлегә багышлау" бәйрәме үткәрү гадәткә керде. Балалар гади шартларда сорауларга җавап бирәләр, башваткычлар чишәләр, кыен юл хәлләреннән чыгу юлларын эзлиләр. "Багышлау..." азагында бәләкәчләр "Яшь җәяүле" таныклыгы һәм Лаеш районы ЮХИДИ бүлеге бүләкләре алалар.

Бала әти-әниләрдән үрнәк алып урам законнарын өйрәнә. Балалар бакчасы педагоглары күрсәтмә агитациядән файдаланып тематик әти-әниләр җыелышлары үткәрәләр. Балалар креслосы сайлауга аеруча зур игътибар бирелә. Өлкән группаларга йөрүче балалар әти-әниләре белән "Юлларда иминлек балалар күзе белән" район конкурсында ел саен катнашалар. Төрле номинацияләрдә призлы урыннар алалар. Мәсәлән, узган елның маенда "Березка"да тәрбияләнүче дүрт бала "Юл хәрәкәте әлифбасы" бөтенроссия дистанцион викторина лауреатлары булды.

Шулай да югарыда әйтеп үтелгән ысулларның берсе дә ата-ана кайгыртуыннан һәм игътибарыннан нәтиҗәле була алмый. Бала бәхетсезлеккә тарымасын өчен анда әкренләп, көн саен юл хәрәкәте кагыйдәләренә хөрмәт тәрбияләү зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: профилактика ПДД ДОУ