Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

"Җәяүле! Үтү урынына"

Үткән атнада Лаешның 2 нче мәктәбе яныннан үтүче лаешлылар гадәти булмаган күренешкә тап булдылар. Юл читендә кулларына плакатлар күтәргән укучылар төркеме. Куллары һәм башлары бинт белән бәйләнгән, култык таяклары белән, алар шактый "матур". "Менә мин ахмак җәяүле, юлны үтү урынына бармадым", "Мин машинага тотындым һәм хастаханәгә эләктем" - шушы һәм...

Машина йөртүчеләр дә игътибардан читтә калмады. ЮХИДИ хезмәткәрләре узучы машиналарны туктаттылар, ә укучылар автомобиль йөртүчеләргә хатлар бирделәр. Аларда юл хәрәкәте кагыйдәләрен саклау, җәяүлеләр үтү урыннарында, мәктәпләр, балалар бакчалары янында аеруча сак булуны сораган мөрәжәгать язылган иде. Бу беренче, әмма шундый соңгы акция түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акция ГИБДД пешеход