Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
иминлек

Сак булыгыз, алдакчылар

Татарстан Республикасында электр энергиясен исәпкә алу приборларын законсыз алыштыру очраклары ачыкланды. Алдакчылар, законга ишарә итеп, сезнең акчага электрсчетчикларны алыштырырга ризалашуыгызны көчләп диярлек такмакчылар. Алар еш кына тикшерү вакыты җитмәгән приборларны да алмаштыра. Бу очракта электр счетчигының ватык булуы турында документларны гражданнарга бирмиләр. Аларның хезмәте кыйммәт һәм базар бәясенә туры килми....

Татарстан Республикасында электр энергиясен исәпкә алу приборларын законсыз алыштыру очраклары ачыкланды.

Алдакчылар, законга ишарә итеп, сезнең акчага электрсчетчикларны алыштырырга ризалашуыгызны көчләп диярлек такмакчылар. Алар еш кына тикшерү вакыты җитмәгән приборларны да алмаштыра. Бу очракта электр счетчигының ватык булуы турында документларны гражданнарга бирмиләр. Аларның хезмәте кыйммәт һәм базар бәясенә туры килми.

Кызганычка каршы, мондый намуссыз оешмалар җәтмәсенә законны белмәгән гражданнар, өлкән кешеләр һәм пенсионерлар эләгә.

Игътибарыгызны юнәлтәбез, исәпкә алу приборын тикшерү срогы чыкса, ул алып китеп тикшерелергә, яңасы белән алыштырылырга тиеш. Әгәр төгәллек классы 2,5 булса, ә шулай ук прибор төзек һәм пломбасы булмаса, электр счетчигын алыштырырга тиешсез.

Хәзерге законга туры китереп, торак йортларны индивидуаль электр энергиясен исәпкә алу приборлары белән тәэмин итү, тиешле техник тәртипләр буенча куллану, аларны саклау һәм алмаштыру йорт һәм квартир хуҗаларына йөкләнә. Әгәр счетчик хуҗасы приборны алыштыру өчен өченче якны җәлеп итсә, ягъни башка белгечне яки махсус оешманы, ул чагында приборны урыныннан алу, пломбаны өзү җаваплылыгы электр энергиясеннән файдаланучыга йөкләнә.

Шулай итеп, энергияне кулланучы электр энергиясе белән тәэмин итүче оешма белән алдан сөйләшми торып һәм аның вәкиле катнашлыгыннан башка үзлегеннән прибордагы пломбаны өзәргә хокукы юк, шулай ук приборны урыныннан алмый һәм аның эшенә рөхсәтсез тыгылмый. Башка оешма куйган пломба ялган булып исәпләнә, ә яңа счетчик җаваплы оешма рөхсәтенән башка куелгач, шулай ук законсыз була. Мондый очракта электр энергиясе өчен түләү югары коэффициент буенча булачак.

"Татэнергосбыт" АҖ Татарстан Республикасы халкын башка оешмалар вәкилләре квартирыгызга килеп, электр счетчигын алмаштырырга тәкъдим иткән очракта игътибарлы булырга чакыра.

Әгәр исәпләү приборын алыштырырга кирәк икән, кулланучы электр энергиясе белән тәэмин итүче оешмага, 2 эш көненнән дә соңга калмый, бу эшне башкаруны сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш:

  • Күп квартирлы йортларда - "Татэнергосбыт" АҖ яки "Сетевая компания" ААҖ район электр челтәре офислары.

Приборларны ничек, кайчан һәм кайда тикшерүләре турында, нинди счетчиклар алыштырырга тиешлеге хакында мәгълүматларны, тулырак белешмәне "Татэнергосбыт" АҖ рәсми сайтында (http://tatenergosbyt.ru), "Населению" бүлегендә белергә мөмкин - яки "Татэнергосбыт" АҖ нә бушлай шалтыратырга була: 8-800-200-25-26, шулай ук квитанциядә күрсәтелгән телефон номеры буенча район офисына мөрәҗәгать итеп була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район