Терлекләрдә тилчә авыруын профилактикалау буенча белешмә
Тилчә - пар тояклы хайваннарда (мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар) тиз тарала торган йогышлы вируслы авыру. Ул ашкайнату трактын һәм тирене зарарлый. Яшь маллар бу авырудан тәүлек эчендә үлә. Әлеге авыру кешеләрдә дә күзәтелергә мөмкин. Гадәттә, инфекция кайнамаган сөт, чи ит аша эләгә. Авыруның инкубация чоры - өч көн....
Тилчә - пар тояклы хайваннарда (мөгезле эре терлекләр, сарыклар, кәҗәләр, дуңгызлар) тиз тарала торган йогышлы вируслы авыру.
Ул ашкайнату трактын һәм тирене зарарлый. Яшь маллар бу авырудан тәүлек эчендә үлә.
Әлеге авыру кешеләрдә дә күзәтелергә мөмкин. Гадәттә, инфекция кайнамаган сөт, чи ит аша эләгә. Авыруның инкубация чоры - өч көн. Чир эләккән кешенең температурасы күтәрелә, башы авырта, тәне сызлый, авыз куышлыгы кызыша, селәгәе ага, конъюнктивит күзәтелә. Кешедәге авыруны дәвалап була. Гадәттә, ул 10-15 көннән чигенә. Ул кешедән кешегә йога Авыру чыганагы - авыру хайваннар, алар тышкы мохиткә селәгәйләре, сөт, бәвел һәм сулаган һава белән вирус тараталар.
Тилчәнең төп билгеләре: терлек хәлсезләнә, продуктлылыгы кими, куе гөбекле селәгәе ага. Аңкауда, иреннәрдә, имчәктә, җилендә һәм тояк араларында төрле зурлыктагы кабарынкы урыннар, җәрәхәтләр барлыкка килә.
Игътибар!
.Терлекләр хуҗаларына көн саен аларның тире һәм лайлалы капламнарына игътибар итәргә.
.Йонсыз тиредә яки авыз читендә сулы кабарган урыннар булганда, яки селәгәе күпләп акканда кичекмәстән ветеринар хезмәт белгечләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Алар килгәнче терлекләрне аерырга.
.Рөхсәт ителмәгән урыннардан, ветеринар язуыннан тыш азык сатып алу тыела.
.Ветеринар хезмәт белгечләре белән яраштырмаган көтүлекләрдән файдалану тыела.
.Терлекләрне контрольсез чыгарып җибәрү һәм көтү.
. Терлекләр фермасына кергәндә дезинфекция киртәләре җиһазлау һәм территориягә чит кешеләр һәм хуҗасыз этләр керүгә юл куймау зарур.
. Терлекчелек биналары, кардалар һәи кирәк-яраклар канәгатьләнерлек санитар торышта булырга тиеш.
Терлекләр караганда, аеруча авырганнарын, махсус киемнән файдалану сорала - клеенка алъяпкыч, резин перчаткалар һәм итекләр. Шәхси гигиена таләпләрен катгый саклау кирәк.
Кыргый һәм йорт хайваннары күпләп үлгәндә һәм тилчә авыруы дип шикләнгәндә район ветеринария хезмәтенә яки 8(843) 221-77-47 телефоны аша Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты баш ветеринария идарәсенә шалтырату кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев