Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
иминлек

Язгы ташу куркыныч яный

Яз җитү – ул табигать үзгәрү һәм җылы көннәр җитү белән бергә кичектергесез хезмәтләр өчен мәшәкатьләр дә. Язгы ташу якынлашып килә. Безнең торак пунктларга бу куркыныч яныймы һәм моңа безнең районда ничек әзерләнәләр, газетабыз хәбәрчесе бу хакта ГИМС үзәгенең Лаеш инспекторлар участогы начальнигы Александр Пыренковтан белеште.

Лаеш районы су объектларына бай: аның территориясе буйлап зур елгалар Идел, Кама, Мишә ага, шулай ук кечкенә елгалар да шактый. Күпләп кар эрегән язгы чорда су дәрәҗәсенең кискен күтәрелүе мөмкин.

-Мишә буена урнашкан Караишево, Карадули һәм Нармонка су басу куркынычы булган зонага керә, - дип сөйли Александр Викторович. – Мондый хәлнең елга үзәне боздан арчылмаганда һәм су аның өстеннән акканда булуы ихтимал. Быелгы кышта кар былтыргыдан күп. Ул урманнар һәм ерымнарда аеруча күп. Алар эрегәндә Куйбышев сусаклагычына төшә. Әмма вакытыннан алдан төшенкелеккә бирелергә ярамый: анда су биеклеге дәрәҗәсе узган еллар күрсәткеченнән өч метрга ким. 10-12 апрельләрдә кечерәк елгаларда, ә сусаклагычта ай азагында, безгә төньяк төбәкләрдән кар сулары килгәч су артуы мөмкин.

Татарстан елгаларында язгы ташу бик күп факторларга бәйле. Кар запасларыннан тыш белгечләр аларга температура режимын, кар эрегәндәге явым-төшем күләмен һәм яз башына туфрак дымлануын да кертәләр. Язгы ташу көчле булырмы, моны төгәл әйтеп булмый, әмма коткаручылар әзерләнәләр.

-ГИМС үзәге тәүлек әйләнәсе дежур тору режимына күчте, - дип хәбәр итте Александр Пыренков.-  Кешеләр һәм техника язга әзер. Арсеналда һава мендәрле ике судно бар, алар ярдәмендә кешеләрне куркыныч зонадан алып чыгып булачак. Бозлар тыгылган очракта шартлату эшләре үткәрү ихтималы бар. Моннан тыш, халык  арасында кисәтү эшләре алып барыла, беренче чиратта балалар һәм яшүсмерләр белән. Аларны кар һәм боз эрегән чорда сулыкларга керү куркыныч булуы турында кисәтәләр.

Кар әле эри генә башлады, шуңа күрә язгы ташулар алда әле.

Язгы чорда боз өстенә керү бик тә куркыныч, елгалар тулып ташыганда яр буйларында йөрү дә куркыныч. Гадәттән тыш хәл була калганда үзегезне тыныч тотыгыз һәм 112 телефоны аша бердәм дежур- диспетчерлык хезмәтенә шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МЧС Лаеш районы язгы ташу