Йорт хайваннары чирләре турында нәрсә белергә кирәк
Үз хуҗалыклары булган кешеләр терлек, кош-корт карарга белү белән бергә аларның чирләре турында да белергә тиеш. Билгеле инде, авыру терлекне белгечкә күрсәтергә тиеш. Әмма ветеринария табибы килгәнче беренче ярдәмне күрсәтү өчен аның нинди чир белән авыруын белү комачауламас. Бөтен авырулар йогышлыга һәм йогышлы булмаганнарга бүленә. Аларның иң куркынычлары турында сөйлибез....
Үз хуҗалыклары булган кешеләр терлек, кош-корт карарга белү белән бергә аларның чирләре турында да белергә тиеш. Билгеле инде, авыру терлекне белгечкә күрсәтергә тиеш. Әмма ветеринария табибы килгәнче беренче ярдәмне күрсәтү өчен аның нинди чир белән авыруын белү комачауламас.
Бөтен авырулар йогышлыга һәм йогышлы булмаганнарга бүленә. Аларның иң куркынычлары турында сөйлибез. Себер түләмәсе (язва) - аның белән чирләгәндә күп кеше һәм хайван үлә. Аның чыганагы булган бацилла туфракта берничә гасыр сакланырга мөмкин. Авыру билгеләре күп төрле. Әгәр ул бик тиз "һөҗүм итсә", көзән җыеру, аякларда хәлсезлек башлана, ә хайваннар җиргә егыла. Авыздан, борыннан һәм арт юлдан кан китәргә мөмкин. 30-60 минуттан җан чыга. Башка вакытта, шулай ук чир нык ябышып, озакка сузылса, авыз тәме китә, сыерларның сөте кими, ә сөтләренә эче тәм керә, ул селәгәй кебек сузылучан һәм кызгылт төстә булырга мөмкин. Буаз хайваннар колын, бозау һ.б. сала. Хайван шешенеп китеп, урыны-урыны белән тире үлә яки җәрәхәтләнеп тора. Үлгән хайваннарның каны дегет кебек, оешмый. Канның борыннан, арт юлдан китүе еш була торган күренеш. Буыннары таш булып катмаска мөмкин.
Бруцеллез - бактерия эләктергәндә хайваннар һәм кешеләр даими, озак авырый. Бу чир кешегә терлек бозаулаганда, бозавын төшергәндә, терлек суйганда һәм аның итен эшкәрткәндә, йон кырыкканда, ит ашаганда (ул бик нык итеп пешерелмәгән булса), кайнатылмаган сөт һәм сөт ризыклары ашаганда йогарга мөмкин. Бруцеллез белән авыруны кисәтү өчен азык-төлекне сату рөхсәт иткән урыннардан - базардан, кибеттән, мини-маркеттан һ.б. алырга кирәк; хосуси милек хуҗаларыннан (частники) сөт алган очракта кайнату зарур, итне пешергәндә зур булмаган киләкләргә бүлеп салыгыз һәм ул иң кимендә бер сәгать пешәргә тиеш.
Дуңгызларның Африка чумасы - йорт һәм кыргый дуңгызның йогышлы авыруы. Ул бик әрсез, дәвалауга авыр бирешә, физик һәм химик юл белән тәэсир итүе кыен, дуңгыз итеннән эшләнгән продуктларда, әгәр ул яхшы кайнатылмаса, саклана. Чир шулай ук ул йоккан терлек азыгы, тирес, салам түшәмәсе һәм үлгән хайваннан, терлек суйганнан соң калган калдыклардан, талпаннан-урман бетеннән күчәргә мөмкин. Бу чирне дәвалау һәм профилактикалау чарасы юк! Терлекләрнең 100% үлә. Авыру үтеп кергән урыннарда сәламәтләндерү чаралары - бөтен дуңгызлар суймыйча үтерелеп, яндырыла. Куркыныч янаган беренче зонада (хайваннарга чир йоккан урында), радиусы 5 чакрым булган мәйданны кертеп, ит комбинатында булган дуңгызлар да юк ителә. Куркыныч янаган зона радиусы 100 чакрымга җитсә, базарларда дуңгыз ите һ.б. сату, ярминкәләр һәм күргәзмәләр уздыру тыела. Карантин бетеп бер ел узгач кына дуңгыз үрчетә башларга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев