Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
иминлек

Юллардагы тозак

Елдан ел район юлларында хәрәкәт арта. Юл-транспорт һәлакәте корбаны булмау өчен төп кагыйдәләрне саклау кирәк. Без алар хакында Лаеш район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Альберт Борһанов белән әңгәмә корабыз.

-Альберт Шамилевич, “юлда тозак” сүзтезмәсен ничек аңларга?

-Бу ялган иминлек хәле. Юлларда берничә төр тозак бар, аларны күрә һәм кача белү таләп ителә. Мисал белән аңлатам. Менә парковкада автомобиль тора.Ул күз күремен каплый, шул сәбәпле җәяүле хәрәкәтләнгән транспортны күрми һәм юл имин дип уйлый.

Менә бу типик “юл тозагы”. Кызганычка каршы, аларга балалар еш эләгә. Юлларда иң куркыныч урыннарның берсе – тукталыш. Монда торган автобуслар юлның зур өлешен каплый, бу вакытта алар буйлап башка машиналар хәрәкәтләнә. Җәяүлеләр чатларга караганда тукталышларда һәлакәткә ешрак очрыйлар. Ә бит бик гади: як якта куркыныч булмауны карагыз һәм шуннан соң гына юлыгызны дәвам итегез.Машина йөртүчегә туктаган машиналар яныннан үткәндә аеруча сак булу сорала. Алда баручы машиналар җәяүлеләр үтү урыны алдында туктагач тормозга басу зарур.

-Мин ничектер йөртүчеләрнең уң яктан, юл читеннән узып китүләренә шаһит булдым. Мондый маневр нәрсә белән куркыныч?

-Юл читеннән хәрәкәт итүнең тыелуыннан башлыйк – бу автолар өчен өстәмә полоса түгел! Юл читеннән баручы җәяүлеләр куркыныч көтмиләр. Кагыйдәләрне мондый бозу, әгәр машина югары тизлектә хәрәкәтләнсә, фаҗига булуы бар.

-Сез машина йөртүчеләргә тагын нинди киңәшләр бирә аласыз?

-Кайчакта алда барган машинаның көтмәгәндә тормозлавы һәлакәт сәбәбе булуы бар. Күп санда автомобильләр катнашында аварияләр шактый була. Сәбәбе гади: кинәт тормозлау – бер. Дистанцияне сакламау – ике. Йөртүче куркыныч булуга һәрчак әзер булырга тиеш: әгәр алда кешеләр, аеруча балалар бара икән, һәрвакыт тизлекне киметегез. Көтмәгәндә сезнең якка борылган этләр дә куркыныч тудыра. Тизлек режимын саклау,хәтта юл тизрәк бару мөмкинлеге бирсә дә.Бу көтмәгәндә җәяүле йөгереп чыкса, нәтиҗәләрен җиңеләйтә.

-Сез җәяүлеләрне тагын нәрсә турында кисәтә аласыз?

-Җәяүлеләр үзләрен нинди куркынычлар көтүен һәрчак уйлап тормыйлар Шул исәптән, җәяүлеләр үтү урыннарында да. “Зебра”га керүгә куркыныч булу булмауга инаныгыз. Юл аркылы машиналар булмаганда гына чыгыгыз. Бер вакытта да йөгереп чыкмагыз, руль артында утыручыга сезне күрү мөмкинлеге бирегез. Иң куркыныч үтү урыннары – светофор булмаган урыннар. Машина йөртүчеләр, аеруча тәүлекнең караңгы чагында, сезне күрмәскә һәм туктамаска мөмкиннәр. Исегездә тотыгыз, сез әллә каян килеп чыккан көтелмәгән хәл түгел: транспорт чарасы секунд эчендә туктый алмый. Сез һәрвакыт ерактан күренергә тиеш. Тәүлекнең караңгы чагында яктылык кайтаручы элементлар беркетегез. Бер дә булмаса, фонарик итеп телефоныгызны кабызыгыз. Исегездә тотыгыз, сез юлда ялгыз түгел Син машина йөртүчеме, җәяүлеме -  юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысы өчен җаваплы.

Ә мин газетаның 2019 ел 24 гыйнваында сайттагы “Иминлек” рубрикасына урнаштырылган видеорегистраторлардан өземтәләрне карарга киңәш итәм.

Үкенечле статистика

-2018 елның маеннан ноябренә кадәр Россия юлларында һәлакәтләрдә 3282 кеше һәлак булган, 27807се имгәнгән.

-Лаеш районында 2018 елда 86 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән (2017 елда – 61), аларда 18 кешенең гомере өзелгән, 117се төрле җәрәхәтләр алган (2017 – 78). 2017 ел белән чагыштырганда 2018 елда юл һәлакәтләре саны 41%ка, үлүчеләор – 38%ка, ә имгәнүчеләр – 50%ка арткан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев