Кама ягы

Лаеш шәһәре

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Экстремизмга каршы көрәш уртак булырга тиеш

-Алексеевск районында һәм Түбән Камада кулдан эшләнгән шартлаткыч җайланмалар табылу һәм Чистай епархиясендә ике православие гыйбадәтханәсенә ут төртү белән бәйле төстә җәмәгать иминлеге һәм террорчылыктан якланганлык мәсьәләләре беркайчан булмаганча актуальгә әйләнә, - диде террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы барышында район башлыгы - комиссия рәисе Михаил Афанасьев. Исегезгә төшерәбез,...

-Алексеевск районында һәм Түбән Камада кулдан эшләнгән шартлаткыч җайланмалар табылу һәм Чистай епархиясендә ике православие гыйбадәтханәсенә ут төртү белән бәйле төстә җәмәгать иминлеге һәм террорчылыктан якланганлык мәсьәләләре беркайчан булмаганча актуальгә әйләнә, - диде террорчылыкка каршы көрәш комиссиясенең чираттан тыш утырышы барышында район башлыгы - комиссия рәисе Михаил Афанасьев.

Исегезгә төшерәбез, 12 ноябрьдә сәгать 9 лар тирәсендә Алексеевск районы Биләр авылыннан 2 км ераклыкта урнашкан Биләр музей-тыюлыгының "Изге чишмә" һәйкәле янында кулдан эшләнгән шартлаткыч җайланма табыла. Өч көннән соң Түбән Камада теракт ясарга омтылыш була.

Утырыш барышында ассызыкланганча, безнең район территориясендә социаль һәм иҗтимагый-сәяси хәл гомумән алганда тотрыклы буларак характерлана. Террорчылык юнәлешендәге актлар, шулай ук милләтара нигездә каршылыклар һәм аларны әзерләү очраклары килеп чыкмаган. Әмма соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә безнең районда да террорчылык куркынычы барлыгын танымый булмый.

Хәзерге вакытта иң мөһим объектлар, тормышны тәэмин итү һәм потенциаль куркыныч объектлар исемлеге билгеләнгән. Алар криминаль яктан якланганлык һәм террорчылыкка каршы тотрыклылык буенча тикшереләләр. Тикшерү нәтиҗәләре турында Лаеш районы ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы Энгель Вафин сөйләде. Объектлар буенча кисәтүләр якынча бертөрле - бар җирдә дә видеокүзәтү системасы эшләми, еш кына полицияне ашыгыч төстә чакыру төймәләре, хәтта телефон элемтәсе юк.

Критик хәлдә авырткан урынга әйләнергә мөмкин булган тормышны тәэмин итү объектлары арасында докладчы аерым алганда үзәк су кудыру башнясын, чистарту корылмаларын, "Лаеш азык комбинаты" җәмгыятен, шулай ук Беренче май урамындагы Комплекс-52/5 һәм Маяковский урамындагы Комплекс-52/2 ләрне атады.

Полиция хезмәткәрләре җәлеп ителгән террорчылыкка каршы юнәлештәге чаралар турында Россия эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы бүлеге начальнигы Шамил Хуҗәхмәтов сөйләде.

Утырыш барышында җирлек башлыкларына аерым күрсәтмәләр бирелде. Алар үзләренең торак пунктлары территориясендә хәлне җентекләп күзәтергә һәм шикле кешеләр яки аларның булу эзләре ачыклану турында кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итәргә тиешләр. Предприятие, оешма җитәкчеләрен, авыл һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен дә, шулай ук барлык гражданнарны уяурак булырга чакырдылар - террорчылыкка һәм экстремизмга каршы көрәш уртак булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев