2017 елдагы катлаулы һава шартлары авыл хуҗалыгын үстерүгә йогынты ясамады
Узган ел игенчеләр өчен җиңел булмады. Соңга калып килгән яз, мул явым-төшем чәчүлекләрне саклау чараларын уздыруны катлауландырды. Салкын җәй урып-җыюны кичектерде һәм игенчеләрдән зур көч куюны таләп итте. Район 82,4 мең т. ашлык җыеп алды. 7,2 мең т. яшелчә, 12,4 мең т бәрәңге үстерде, бу 2016 елга караганда шактый күп....
Узган ел игенчеләр өчен җиңел булмады. Соңга калып килгән яз, мул явым-төшем чәчүлекләрне саклау чараларын уздыруны катлауландырды. Салкын җәй урып-җыюны кичектерде һәм игенчеләрдән зур көч куюны таләп итте.
Район 82,4 мең т. ашлык җыеп алды. 7,2 мең т. яшелчә, 12,4 мең т бәрәңге үстерде, бу 2016 елга караганда шактый күп.
"Зарипов Г.Б." КФХ һәр гектарда 50,2 ц ашлык үстереп, иң яхшы күрсәткечкә иреште. Гектардан 40 ц дан артык уңыш алучылар: "Вафин Р.К." КФХ - 42 ц, "Исхакова Р.Ш. КФХ - 40,6 ц. Бәрәңгедән иң югары уңышны "Хәерби" ЧҖҖе алды - һәр гектардан 281 ц.
2018 елның 1 январына районда 11773 мөгезле эре терлек, шул исәптән 4453 савым сыер исәпләнде. "Просто молоко АГРО" ЧҖҖ, "Нармонка" һәм "Атабай" агрофермаларында мөгезле эре терлек саны артты.
Авыл хуҗалыгы биналарына капиталь ремонт ясау буенча Республика программасы нигезендә "Вафин Р.К." КФХ, "Урта Девятово" ЧҖҖ, "Хәерби" ЧҖҖында 100 баш сыер сыйдырышлы абзарга, "Нармонка" ЧҖҖ АФ ында 200 баш сыярлык бинага капиталь ремонт ясалды. "Исхакова Р.Ш." КФХ, "Вафин Р.К." КФХ нда 1000 т сыйдырышлы силос-сенаж базлары төзелде, ә шулай ук "Вафин Р.К." КФХ нда яшелчә саклагыч салынды.
Узган ел районда 5560 т ит, 19255 т сөт җитештерелде. Бу алдагы елдагыдан 7% артык.
2017 елда югары савымга дүрт хуҗалыкта ирештеләр: "Березовка" ЧҖҖ - 6328 кг, "Исхакова Р.Ш." КФХ - 6161 кг, "Атабай" АФ - 5510 кг һәм "Просто молоко АГРО" ЧҖӘҢ - 4858 кг.
Районда 20 авыл хуҗалыгы предприятиесе, 50 КФХ, шул исәптән, 33 гаилә фермасы |
Мини-фермалар төзү программасы буенча җиде ферма төзелде: Татар Сараланында - дүрт, Нармонкада, Хәербидә һәм Державинда - берәр. Шәхси хуҗалыкларда 2577 баш кош асрала.
1400 кеше авыл хуҗалыгында эшли. Авыл хуҗалыгы товарларын сатудан 3,2 млрд. сум табыш алынды. Бу тармакта эшләүчеләрнең айлык уртача хезмәт хакы 23115 сум, бу 2016 елга караганда 5% артык. Хезмәт хакы зурлыгы буенча Лаеш районы республикада 5 урында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев