Кама ягы

Лаеш шәһәре

16+
Рус Тат
Көн темасы

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм Лаеш районы халкы! Халык хәтерендә тарихыбызның бөек һәм фаҗигале чорлары, илебездә яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы үрнәге булып мәңге саклана торган даталар бар. Хәтер һәм кайгы көне нәкъ менә шундый дата. Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына ерткычларча басып керүеннән 75 ел үтте инде. Ватаныбыз тарихында иң озакка...

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре һәм Лаеш районы халкы!

Халык хәтерендә тарихыбызның бөек һәм фаҗигале чорлары, илебездә яшәүчеләрнең батырлыгы һәм ныклыгы үрнәге булып мәңге саклана торган даталар бар. Хәтер һәм кайгы көне нәкъ менә шундый дата.

Фашистлар Германиясенең Советлар Союзына ерткычларча басып керүеннән 75 ел үтте инде. Ватаныбыз тарихында иң озакка сузылган һәм канкойгыч, йөзләрчә шәһәрләрне, миллионнарча язмышны җимергән, биниһая күп кешенең гомерен өзгән сугыш башлана.

Ул вакыйгалардан аерган вакыт узган саен үз илебезнең һәм дөньядагы күп илләрнең иреген саклаган, үз гомерләрен аямаган солдатларның тарихи әһәмияте арта гына бара.

Яңа буыннарның Бөек Ватан сугышы турындагы хатирәләрен саклау һәм кемнәр батырлыгы нәтиҗәсендә бүген яхшы яшәүләрен аңлау өчен барын эшләү безнең бурычыбыз ул.

Бүгенге көнне күрә алмаган, һәлак булганнарга мәңгелек дан, ә хәзер исән-сау булганнарга тыныч тормыш, сәламәтлек, бәхет телим.

Лаеш муниципаль район башлыгы М.П.Афанасьев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лаишевский район